16+

Язгы арыганлыклык белән ничек көрәшергә?

Язгы чорда Җирнең магнит кыры көчәнеше арта, кояшның активлыгы көчәя.

Язгы чорда Җирнең магнит кыры көчәнеше арта, кояшның активлыгы көчәя.

Бу үзгәрешләр безнең организмыбызга да йогынты ясамый калмый: гормоннар һәм ферментлар эшләп чыгару активлаша, нерв системасының ярсучанлыгы арта. Шушындый шартларда организмның биологик актив матдәләргә - микроэлемент, витамин, антиоксидантларга ихтыяҗы арта. Шулай ук иммунитет кими.

Нервларны саклау өчен гади, әмма файдалы чаралар кулланырга тәкъдим итәбез:

- Эш белән ялны дөрес чиратлаштырыгыз.

- Һәр көнне иртән салкын душ керегез яки салкын суга чылатылган сөлге белән тәнегезне ышкыгыз.

- Кальцийга бай ризыклар - чи яшелчә, җиләк-җимеш, сөт, йомырка сарысын күбрәк кулланыгыз. Әгәр дә эшегез акыл хезмәте белән бәйле булса, әстерхан чикләвеге, миндаль, балык (аеруча чуртан) ашагыз.

- Йоклар алдыннан аякларыгыз өчен 42 градуслы 10 минутлык кайнар ванна ясагыз.

- Организмнан токсиннарны чыгару өчен көнгә З литр сыеклык - төрле чәйләр, соклар, минераль сулар эчәргә тәкъдим итәбез.

- Бераз күләмдә цитрус (лимон, апельсин, грейпфрут) согы, 2 чәй калагы балны 1 стакан кайнар суга салып эчсәгез, хәлсезләнгәндә, энергиягезне кайтарырга ярдәм итәр. Моңа чикләвек өстәсәгез дә яхшы булыр

- Разгрузочный көннәр артык авырлыктан котылырга һәм организмның каршы торучанлыгын арт-тырырга булышыр.

- Саунага барыгыз: тән тирегез тирәнтен чистарыр, ә температураның кискен үзгәреше кан йөрешен һәм матдәләр алмашын нормага китерер.

- Хроник арыганлык һәм иммунодефицит вакытында көннең беренче яртысында элеутерококк тамыры экстракты кулланырга кирок.

- Диңгез ризыклары ашагыз, чөнки организмга йод җитешмәү шулай ук арыганлык сәбәбе. Диңгез кәбестәсе - иң яхшысы.

- Акыл хезмәтеннән арыганда суган булыша. Дозасы: һәр көнне ярты суган.

 

Фото: https://pixabay.com

http://tuganaylar.ru


Комментарии

Главное