8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне. Игелеклелек билгесе астында узучы бу көнне без мәрхәмәтлелек, риясызлык, фидакарь үрнәкләре күрсәтүче һөнәр ияләрен зурлыйбыз.
Нәрсә генә дисәк тә, бу эш һәркемнең кулыннан килми, аны башкалар турында кайгыртуга җаны-тәне белән бирелгәннәр генә башкара ала. Социаль хезмәткәр – ул һөнәр генә түгел, ә күңел халәте, яшәү рәвеше.
Авыр тормыш шартларында калган кешеләргә – өлкәннәргә, инвалидларга, ятим балаларга, аз керемле гаиләләргә карата игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтүче һөнәр ияләре һәрдаим мактауга лаек. Әлеге күркәм дата уңаеннан без Бишмунча авылында гомер кичерүче өлкәннәргә 22 елдан артык кадер-хөрмәт күрсәтүче шәхес – Миләүшә Фоат кызы Әхмәдуллина белән очрашып сөйләштек. Миләүшә ханым авылдагы 5 әбине карый. Иң өлкәненә – Мәрьям әбигә 100 яшь. Хезмәт дәверендә аның игелекле куллары 18 өлкән кешегә ярдәм күрсәткән. Хәзер шуларга тагын биш өлкән өстәлгән. Моннан тыш ул – биш бала анасы, «Ана даны» медаленә ия шәхес.
– Мин Кама-Исмәгыйль авылында туып үстем. Әти-әнием– колхозчылар, авыл мәктәбенең 9 сыйныфыннан соңӘлмәтнең 1 нче мәктәбендә укыдым. Мәктәпне тәмамлаганнан соң институтка керергә дип документларны биргән идем дә, барып чыкмады. 2001 елда Бишмунчага килен булып төштем. 18 яшемдә инде улымны таптым. Бер йортта кайнанам һәм аның кайнанасы беләнгомер иттек. Өлкәннәргә булган хөрмәтем шул вакытта ныгыгандыр дип уйлыйм хәзер. Зәйнәп әби шушы эшемә этәргеч булгандыр кебек. 20 яшемнән социаль хезмәткәрбулып эшлим. Әле дә хәтердә, 2004 ел иде. Яшь килешәбиләрне карарга эшкә керүем, әлбәттә, күпләрне гаҗәпкә калдырган иде калдыруын. Гомер уза торды, бер-бер артлы улларым туды. Зурысына инде тиздән 24 яшь тула, иңкечесенә – 9 яшь булды. Малайлар булсалар да, аларның һәрберсе тәрбияле булып үстеләр, эшкә дә уңганнар. Алар бүген минем ныклы таянычым. Әле дә хәтердә, беренчебаламны тапканда фельдшерлар «Син, Миләүшә, Бишмунчага килен булып төшкәч, биш бала табаргатиешсең», - дип шаяртканнар иде, Ходай ишеткән күрәсең, шулай булды да (көлә). Хуҗалыкта маллар да бар иде бит әле, Аллага шөкер, эшләп үсте улларым. Зарланып утыраторган түгел – йортлар да салып кердек, әле умартасын да карыйбыз. Язмыш сынауларын да шулай бергәләп җиңәбез – тормыш иптәшем авырып киткәннән соң, улларым төпярдәмчеләрем, терәгем булдылар. Олы улым Лениногорскида нефть техникумын тәмамлады, армиядә хезмәт итеп кайтты, хәзер «КРС-Сервис» та эшли, Ижевскидагы университетка укырга керде. Икенче улыммәктәпне медальгә бетерде, хәзер Казанда университеттаукый, әтисе кебек энергетика тармагын сайлады. Аларөчен куанычым чиксез, – дип горурлана МиләүшәӘхмәдуллина.
Социаль хезмәткәрләрнең хезмәте гади түгел, әммааларның һәркайсы үз кулы астындагылар өчен дус, якынһәм ышанычлы кеше булырга тырыша.
– Эш көнем иртәнге дүрттән башлана. Иң беренче эш – гаиләдәгеләргә ашарга әзерләү, ихаталарны карау. Сигезенче яртыда әбиләр янына йөгерәм. Кич җиткәненсизмим дә. Дөресрәге, таң ата да кич була. Минем шуныгына әйтәсем килә - безнең һөнәр ияләре үз эшләрен җиренәҗиткереп башкарсыннар һәм өлкәннәр канәгать булсыннарөчен шушы әби-бабайларның ни теләгәнен аңларга, аларкушканны эшләргә тиеш. Шәхсән мин үзем шулай эшлим. Әлбәттә, бу мактанып әйтүем түгел. Өлкәннәрне аңларга, тыңларга кирәк. Алар мине зарыгып көтеп торалар, шалтыраталар. Мин аларга кызлары кебек якын, артыгыбелән дә. График белән йөрсәм дә, аларның гозерләрентыңламый калдыра алмыйм, мин бит алар өчен җаваплы, – дип өстәп куйды Миләүшә Фоат кызы.
Очрашуыбыз Миләүшә ханымның эш урынында – 86 яшьлек сугыш чоры баласы Минзилә апа Әхмәтҗанованыңйортында булганга күрә, без Минзилә апаның үзе белән дәсөйләшеп алдык. Ул үзе 11 ел кирпеч заводында, соңыннантеплицада эшләгән. Аннан «Химпром»да 20 елдан артыкхезмәт куйган. Ак әбинең күзләре күрмәсә дә, күңеле сизгер- Миләүшә ханым турында ул мактау сүзләре генә яудырды.
– Безнең Миләүшә кебек караучы бармы икән – юктыр, мөгаен. Аның тавышы гына да йөрәккә май булып ята бит, балакаем. Ишекне ачып кергәнен ишеткәч үк җанга рәхәтбулып китә. Ул хәлләрне белешә, кан басымын үлчи, даруларбирә, ашарга пешерә, рәхмәт яугыры. Аллага шөкер, әле дәМиләүшә бар, – диде Минзилә апа.
Минзилә апа әйткәннәргә шуны гына өстисе килә – әлеүзебез дә йортка кереп, Миләүшә ханымны күрү белән генәдә аңардан күзебезне ала алмадык. Чибәрлеге – чиксез, күзгенә тимәсен, дип куйдык. Ә инде сөйләшә башлагач, сүзләренең төплелегенә, тавыш тембрының матурлыгынасок-ланып утырдык. Булса да була икән, Аллаһы Тәгалә беркешегә шул кадәрле сөйкемлелекне өеп биргән бит, дидек.
– Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан җитәкчебез Лилия Нуриманкызы Габбасовага һәм барлык хезмәттәшләремә исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар телим. Пенсиягә чыкканчыбергә-бергә эшләргә язсын, – дигән изге теләкләренҗиткерде Миләүшә Әхмәдуллина.
Амин, шулай булсын. Кешеләргә аеруча җылымөгамәлә, эчкерсез караш, түземлелек сорый торганхезмәттә шушындый шәхесләр булуы куандыра. Авырһәм җаваплы хезмәтегез, кеше күңеленә ышаныч һәмигелеклелек орлыклары сала алуыгыз өчен зур рәхмәтсезгә, Миләүшә ханым. Үзегезгә сәламәтлек, гаиләгезгәиминлек һәм бәрәкәт теләп калабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Комментарии