16+

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы» бәйгесе финалында Әлмәт данын 7 катнашучы яклаячак

"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона этабы узды. ⠀

"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона этабы узды. ⠀

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан республикабыз үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызларга аерым игътибар бирелде.



Әлмәт районын 9 катнашучы төрле номинацияләрдә тәкъдим итте: «Ел үрнәге», «Изге йөрәкле ир-ат», «Фән хатын-кызы», «Өченче буын герое», «Хатын-кыз ана», «Бизнес-леди», «Минем язмышым-минем һөнәрем».

Аларның 7 се Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казанда традицион рәвештә узачак бәйгенең финалына узды.



Анда Әлмәттән Унеслу Сатыбалова, Тамара Черемисина, Фикрат Бакиров, Фәридә Сибгатуллина, Светлана Аширова, Вита Гатауллина, Наталья Ерофеева чыгыш ясаячак.


Комментарии

Главное