16+

Әлмәт районы үзәк хастаханәсе эшендә үзгәрешләр бар

Әлеге чаралар әлмәтлеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен эшләнә.

Әлмәт районы үзәк хастаханәсе  эшендә үзгәрешләр бар

Әлеге чаралар әлмәтлеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен эшләнә.

Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү, Татарстан республикасы территориясендә яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуны кисәтү максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясе 25 октябрьдән санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен вакытлыча туктатыла:

- яңа коронавирус авыруын (COVID-19) кичергән гражданнарны тирәнтен диспансерлаштырудан тыш, өлкәннәрне һәм балаларны диспансерлаштыру, профилактик медицина тикшерүләре һәм башка медицина тикшерүләре;

- Татарстан республикасы халкына социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре автотранспортында авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны йөртү  (яңа коронавирус инфекциясенә (COVID-19) каршы вакцинация үткәрү урынына бару очракларыннан тыш);


 - өлкән яшьтәгеләр һәм балалар өчен сәламәтлек үзәкләрендә гражданнарны комплекслы тикшерү.

 

 


Комментарии

Главное