16+

Әлмәттә коллективларда вакциналаштыру өчен күчмә бригадалар эшли

Күчмә вакцинация бригадалары чиратларны киметү өчен эшли.

Әлмәттә коллективларда вакциналаштыру өчен күчмә бригадалар эшли

Күчмә вакцинация бригадалары чиратларны киметү өчен эшли.

Татарстанда күп кенә учреждениеләр һәм оешмалар декабрьгә кадәр хезмәткәрләрнең 80% ын вакциналаштырырга кирәк булган категориягә эләкте. Әлмәттә учреждениеләрдә вакцинация ясау өчен күчмә бригадалар оештырырга булганнар. Бу хакта инстаграмда турыдан-туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.

"Әгәр сез, карар нигезендә, үз хезмәткәрләрегезне вакциналаштырырга кирәк булган учреждениедә эшләсәгез, сезгә вакцинацияләнүчеләрнең процентын 80% җиткерергә кирәк. Оешма җитәкчеләре  сәламәтлек саклау идарәсенә яки поликлиникага мөрәҗәгать итеп, язылса, һәр оешмага күчмә вакцинация бригадасы киләчәк", – дип аңлатты Тимур Нагуманов.

Әлеге карар вакцинация пунктларында чиратларны киметү өчен кабул ителгән.

 


Комментарии

Главное