16+

Әлмәтлеләр ВИЧка тестны аноним һәм бушлай тапшыра ала

Татарстанның кайбер шәһәрләрендә халык өчен махсус үзәкләр оештырылган. Аларга һәркем мөрәҗәгать итә ала.

Татарстанның кайбер шәһәрләрендә халык өчен махсус үзәкләр оештырылган. Аларга һәркем мөрәҗәгать итә ала.

Һәр теләгән кеше ВИЧ-йогышына тестны аноним рәвештә, бушлай һәм алдан язылмыйча Әлмәт СПИД-үзәгендә (Түбән Мактама, Промышленная ур., 1а адресы буенча) тапшыра ала.

ВИЧ буенча тестны «РККВД «Альметьевский КВД»ның филиалында табиб юлламасы буенча 8 Март ур., 16 нчы йорт адресы буенча да тапшырырга мөмкин. Шулай ук аны диспансерлаштыру узганда да тапшырырга була.

Экспресс-тестлар да бар, алар даруханәләрдә сатыла, димәк, тикшерүне өйдә дә уздырып була. Тестның төгәллеге шактый югары - 99% тирәсе.

Әмма, белгечләр әйтүенчә, тест уңай нәтиҗә бирсә, төгәл нәтиҗә алу өчен үзәктә тикшерү узарга кирәк.

Куллану буенча аерым күрсәтмәләр бар. Белгеч консультациясе сорала.


Комментарии

Главное