16+

Әлмәттә игезәк балалар туган

3 июнь көнне Әлмәт ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре 12 нче игезәк балалар тууын теркәде.

3 июнь көнне Әлмәт ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре 12 нче игезәк балалар тууын теркәде.

1 июнь көнне Наилә һәм Максим Ляпиннар гаиләсендә ике малай дөньяга аваз сала. Аларга Артем һәм Демид исемнәре кушканнар.

ЗАГС идарәсе белгечләре ата-ананы икеләтә бәхетле мизгелләре белән котлап, балаларның беренче документларын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырды.

Без дә котлауларга кушылабыз!


Комментарии

Главное