16+

Татарстанлыларны якындагы тәүлектә буран һәм томан турында кисәттеләр

Һава торышы начар булыр дип көтелә.

Татарстанлыларны якындагы тәүлектә буран һәм томан турында кисәттеләр

Һава торышы начар булыр дип көтелә.

Татарстанда һава торышының начара юыфаразлана, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. 2 мартта 18 сәгатьтән 3 мартта 18 сәгатькә кадәр көчле кар явуы, буран, бозлавык һәм томанкөтелә. Юлларда кар көртләре һәм бозлавыклар.Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәкъдимитә:

  • реклама щитларыннан, юл билгеләреннән һәм электр тапшыру линияләреннән ераграк торыгыз;
  • түбәләрдәге карга, бозлавыкка һәм боз сөңгеләренә игътибар итегез, куркыныч урыннарны әйләнеп чыгыгыз;
  • бозлавыкта акрын һәм саккына барыгыз;
  • таймый торгантабанлы уңайлы аяк киеме сайлагыз;
  • юлны чыккандаигътибарлы булыгыз;
  • Начар көннәрдә җәмәгать транспортыннан файдалану яхшырак;
  • автомобиль йөрткәндә тизлек режимын, дистанцияне саклагыз һәм кискен маневрлардан сакланыгыз.

Комментарии

Главное