16+

Татарстан халкына кибет һәм җәмәгать транспортында битлек кию мәҗбүри

ТР Министрлар Кабинеты коронавирус инфекциясеннән саклану чаралары турындагы карарга өстәмә кертте.

ТР Министрлар Кабинеты коронавирус инфекциясеннән саклану чаралары турындагы карарга өстәмә кертте.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин 20 апрельдән башлап Татарстанда яшәүчеләр җәмәгать транспортында һәм кибетләрдә битлек яки респираторларда булырга тиеш дигән карарга кул куйды. 
Документ ТР Хөкүмәте порталына урнаштырылган. 
 
[Рөхсәт ителми] "2020 елның 20 апреленнән башлап санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр гражданнарга ваклап сату, хезмәт күрсәтү объектларына, җәмәгать транспортына шәхси саклану чараларыннан (битлек, ресираторлар) башка керү тыела", — диелә документта.

чыганак


Комментарии

Главное