16+

Татарстанда төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә 18.00 сәгатькә 78,11% кеше килгән

Татарстаннан 2 млн 301 мең 544 сайлаучы үз тавышларын бирде.

Татарстаннан 2 млн 301 мең 544 сайлаучы үз тавышларын бирде.

Татарстанда, 18.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә 78,11%кеше килгән. Бу хакта журналистларга ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

"2 млн 301 мең 544 сайлаучы тавыш бирде, бу 78,11% тәшкил итә. 7 көнлек марафон тәмамланды", - диде ул.

Конституция буенча тавыш бирү нәтиҗәләре Татарстанда 3 июльгә ясалачак.
 


Комментарии

Главное