16+

Роскомнадзор Telegram мессенджерын блокировкалый башлады

Элемтә операторларына мессенджердан файдалануны чикләү турында мәгълүмат юллаганнар.

Элемтә операторларына мессенджердан файдалануны чикләү турында мәгълүмат юллаганнар.

Роскомнадзор Павел Дуровның Telegram мессенджерын блокировкаланган ресурслар исемлегенә керткән. Шул хактагы мәгълүмат ведомство сайтында урнаштырылган.

Роскомнадзорга Мәскәүнең Таганка районы суд карары килгән.

Элемтә операторларына мессенджердан файдалануны чикләү турында мәгълүмат юллаганнар, диелә хәбәрдә.

Суд Роскомнадзорның шикаятен канәгатьләндереп, 13 апрельдә Россиядә Telegram мессенджерын блокировкалау турында карар чыгарган иде.

Фото: скриншот с сайта телеграм

http://tatar-inform.tatar


Комментарии

Главное