16+

Әлмәттә янгында фатир хуҗасы зыян күргән

22 февраль көнне 14 сәгать 26 минутта 112 бердәм номерына Сөләйманова урамындагы 5 нче йортта янгын чыккан дигән хәбәр килеп ирешә.

22 февраль көнне 14 сәгать 26 минутта 112 бердәм номерына Сөләйманова урамындагы 5 нче йортта янгын чыккан дигән хәбәр килеп ирешә.

Тугынзынчы каттагы фатирның кухнясы һәм балконының кайбер өлешләре  янган була. Янгын нәтиҗәсендә 54 яшьлек фатир хуҗасы беренче дәрәҗә тән пешү җәрәхәте алган . Ул госпитализациядән баш тарта.

Янгын чыгуның беренче сәбәбе - ут белән саксыз эш итү. Янгын нәтиҗәләрен бетерүгә 32 кеше һәм 9 берәмлек техника, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 26 кеше һәм 7 берәмлек техника  катнашкан.


Комментарии

Главное