16+

Әлмәттә сукбай этләрне стерильләштереп, чип куячаклар

Әлмәттә сукбай песи һәм этләрне тоту, аларны вакцинацияләү, стерильләштерү һәм карап тору өчен 2 млн сум тотылачак.

Әлмәттә сукбай этләрне стерильләштереп, чип куячаклар

Әлмәттә сукбай песи һәм этләрне тоту, аларны вакцинацияләү, стерильләштерү һәм карап тору өчен 2 млн сум тотылачак.

Сукбай хайваннарны тоту һәм приютларга урнаштырганда аларга карата яхшы мөнәсәбәт булырга тиеш. Бу хакта шәһәрнең торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Җәүдәт Сөләйманов журналистлар белән уздырган матбугат конференциясендә сөйләде.

2020 елның 1 гыйнварыннан «Хайваннар белән җаваплы эш итү турында»гы 498-ФЗ законының төп нигезләмәләре үз көченә керде.
Этләрне авырулары һәм травмалары булу-булмауга тикшереп, вакцинацияләп, стерильләштереп, ике атналык карантинга приютка урнаштырачаклар.

Шуннан соң аларга чип куеп, табигый яшәү тирәлегенә җибәрәчәкләр. Кинологлар белән эшләү дә күздә тотыла: алар этләрне агрессивлыкка тикшерәчәк. Барлык сукбай хайваннарга да котыру авыруыннан прививкалар ясалачак.

 

Чыганак


Комментарии

Главное