16+

Әлмәттә хуҗалыкларны тикшерделәр

Әлмәтнең авыл хуҗалыгы оешмалары техниканы кышкы саклауга кую буенча республика бәйгесендә катнаша.

Әлмәтнең авыл хуҗалыгы оешмалары техниканы кышкы саклауга кую буенча республика бәйгесендә катнаша.

Аның кысаларында ноябрь уртасында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре безнең районда берничә хуҗалыкны сайлап тикшерү үткәрде. Комиссия «Зәй», «Чагылтау», «Чулпан», «Ярыш», «Кичүчат», Н.Е. Токарликов исемендәге хуҗалыкларда булды. Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урынга «Кичүчат» лаек булды, икенче урында Н.Е.Токарликов исем. хуҗалык, өченчедә - «Ярыш». Аларда техниканы кышкы саклауга кую һәм 2018 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсе иң югарысы дип табылды.

 


Комментарии

Главное