16+

Әлмәттә Игелек ярминкәсе узачак

Әлмәт мөхтәсибәте әлмәтлеләрне һәм шәһәребез кунакларын 1 декабрьдә Үзәк мәчеткә Игелек ярминкәсенә чакыра.

Әлмәт мөхтәсибәте әлмәтлеләрне һәм шәһәребез кунакларын 1 декабрьдә Үзәк мәчеткә Игелек ярминкәсенә чакыра.

Биредә иҗат белән шөгыльләнүче һәм искиткеч матурлык тудыручы мөмкинлекләре чикләнгәннәр ясаган эшләнмәләр сатуга куелачак. Бизәнү әйберләре, бәйләнгән киемнәр, өй өчен кирәк-яраклар һәм башкалар тәкъдим ителәчәк. Кабатланмас эшләнмәләргә ия булырга, күтәренке кәеф, көч-илһам алырга һәм ярдәм кулы сузарга теләүчеләрне көтеп калабыз! 
Ярминкә Мәрҗани урамындагы Үзәк мәчеттә 10.00-15.00 сәгатьләрдә эшләячәк.


Комментарии

Главное