16+

Әлмәтлеләр, салкыннарга әзер булыгыз

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы искәртүенә караганда, кыш көне һава температурасы бик түбән булганда мәктәпләрдә дәресләр туктатылып торачак.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы искәртүенә караганда, кыш көне һава температурасы бик түбән булганда мәктәпләрдә дәресләр туктатылып торачак.

Шәһәрдә -25 градус, авылларда -23 градус булганда 1-4 нче сыйныфларда укулар булмый. Температура -27 булганда, авылларда -25 булганда 5-9 нчы сыйныф укучылары да укымый. Ә 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларына шәһәрдә -32, авылда -30 градус булганда мәктәпкә бармаска ярый. -25 градус вакытында мәктәп автобуслары белән балалар ташу һәм муниципаль берәмлектән читкә чыгу тыела.


Комментарии

Главное