16+

Әлмәт балалары мультфильм төшерде

Әлмәттә «Татармультфильм» берләшмәсе ярдәме белән халык мультфильмы булдыру буенча мастер-класс булып узды.

Әлмәттә «Татармультфильм» берләшмәсе ярдәме белән халык мультфильмы булдыру буенча мастер-класс булып узды.

Бу «Татарстан гасыры – 2» проекты кысаларындагы икенче мультфильм исәпләнә. Темасы башка – табигатьтәге һәм тарихи истәлекле урыннар. Мультипликация осталыгын бу юлы «Кванториум»га йөрүче балалар үзләштерде. Яшь рәссамнар шәһәрдә үзләре өчен мөһим һәм матур саналган урыннарны кәгазьгә төшереп, исем-фамилияләрен күрсәтеп, берләшмәгә тапшырды. Соңрак рәсемнәр мультфильмга кертеләчәк, ә авторлары титрларда күрсәтелер дип көтелә. 
Фото http://вектатарстана.рф сайтыннан алынды


Комментарии

Главное