16+

"Китап" Татар радиосының иң еш йөри торган кушымтасына әверелде

Кушымта 5 мең тапкыр телефоннарга урнаштырылды.

"Китап" Татар радиосының иң еш йөри торган кушымтасына әверелде

Кушымта 5 мең тапкыр телефоннарга урнаштырылды.

Быел татар әдәбиятын һәм иҗатын яратучылар өчен оештырылган «Китап» мобиль кушымтасы AppStore һәм GooglePlay сервисларыннан 5 меңнән артык файдаланучыга урнаштырылды. Бу хакта «Татар-информ» МА корреспондентына радиостанциянең баш мөхәррире Алмаз Миргаязов сөйләде.

"„Китап“ радиосы ике ай элек кенә ачылды. Күзәтүләр буенча, башка бер татар мобиль радиосы да мондый нәтиҗәләргә ирешә алмады", - дип сөйләде Миргаязов.

Якын арада «Китап» радиосының эфирында язучылар Нәбирә Гыйматдинова, Рәмзия Габделхакова, Марат Кәбиров әсәрләре яңгыраячак. Танылган алып баручылар Әбри Хәбриев һәм Рамил Шәрәпов яңа амплуага чыгачак — алар эфирда лирик әсәрләр укыячаклар.

Радио тыңлар өчен бушлай кушымтаны AppStore яки Google Play-дан урнаштырырга кирәк.


Комментарии

Главное