16+

Әлмәттә калган күчмә зоопаркта өч бенгаль юлбарысы туган

Күчмә зоопарк бүгенге вәзгыять нәтиҗәсендә Әлмәттә тоткарланып калган иде.

Әлмәттә калган күчмә зоопаркта өч бенгаль юлбарысы туган

Күчмә зоопарк бүгенге вәзгыять нәтиҗәсендә Әлмәттә тоткарланып калган иде.

Соңрак ачыкланганча, аларның китмәвенең сәбәбе башкада икәне билгеле булды - биредә бенгаль юлбарыслары тууын көттеләр.

Кичә туры эфир барышында район башлыгы күңелле хәбәр җиткерде: юлбарыслар дөньяга килгән. Бик тиздән пума да әни булырга җыена икән.

Шулай ук Тимур Нагуманов муниципалитетның зоопаркка ярдәм итү эшен дәвам итүен һәм җәнлекләрнең бернигә дә мохтаҗ булмавын әйтте.

Фото:Дина Нургалиева


Комментарии

Главное