16+

Юлбарыс икенче ай авылны куркуда тота

Халык урамга чыгарга курка.

Юлбарыс икенче ай авылны куркуда тота

Халык урамга чыгарга курка.

Приморье краеның Лазов районы Беневское авылында яшәүчеләр инде икенче ай урамга чыгарга куркалар. Авылга юлбарыс килгән, ул инде 15 этне үтергән, диелә Ria.ru сайтында.

Авыл Лазовский тыюлыгы чикләрендә урнашкан, һәм монда ерткычлар барлыкка килүе сирәк күренеш түгел.

Бер яктан, әлеге матур ерткыч хайванга авыл халкы сокланып карый, икенче яктан курка. 

Биредә яшәүче бер хатын-кыз социаль челтәрләрдә юлбарысның юл кырыенда тыныч кына йөргән видеосын урнаштырган.


Комментарии

Главное