16+

Идеаль җитәкче нинди булырга тиеш?

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге кызыклы тикшеренү үткәргән – халыкның идеаль җитәкченең нинди булырга тиешлеген белешкән.

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге кызыклы тикшеренү үткәргән – халыкның идеаль җитәкченең нинди булырга тиешлеген белешкән.

Респондентларның 66 проценты җитәкче итеп ир кешене күрергә теләгән. Үз теләге белән хатын-кызга буйсынырга беркем дә теләми диярлек (нибары 9 процент). Тикшеренү нәтиҗәләре шуны күрсәткән: идеаль җитәкче уртача яшьтәге, тыныч холыклы, таләпчән, ләкин гадел һәм кызып китми торган булырга тиеш. Менә шулай, җәмәгать. Ә сезнең җитәкчегез нинди?

фото: http://zarabotay-na-domu.ru

http://kiziltan.ru

 


Комментарии

Главное