Безнең инәкәйнең: “Яратканга – ямьсез, ачыкканга - тәмсез булмас”, - дип урынлы гына, яратып әйтә торган әйтеме бер иде. Чыннан да яраткан кеше күзеңә матур булып күренә. Аның кылган гамәлләре дә матур, әйткән сүзе дә акыллы, саф энҗе бөртеге генә. Яратмасаң, ә яратмасаң бар да начар.
Бер җәйдә, күрше шәһәрдән ерак та түгел, урман аланында яхшы оештырылган, күңелле бер фестивальдә булдым. Фестивальнең ябылу көненә концерт әзерләдек. Иң азактан безнең шәһәрдән килгән парлар җыр башкарырга тиеш. Без җыр ахырында, һәрберебез кулларыбызга бенгал утлары тотып, җырлаучыларның артына басып, җыр тактына селкенеп, көйләп торырга тиеш идек. Менә концерт ахырына якынлаша. Җырчы парлар сәхнәгә менде. Арабыздан бер кыз, әзерләп куелган иллегә якын бенгал таякчыкларын ике куллап тотты да, ирен ашыктырып:
-Йә, тиз бул, кабыз тизрәк, - диде.
Ире заҗигалка белән бенгал таякчыкларына якын килүе булды, аларның бөтенесенә берьюлы ут капты, таякчыклар тоташ ут шарына әйләнде, очкыннарын тирә-якка чәчеп, яна да башлады. Кыз аларны җиргә ташлады. Ут, ут инде ул. Үз эшен бик тиз башкара. Яшь ханым кулларын бик нык пешерергә өлгерде.
Ир кеше шундый каушады, борчылды. Кулыннан килсә, бөтен авыртуны үзенә алырдай булды. Кая ул авыртуны гына, җанын ярып бирер иде. Алар шәһәргә барып, яшь хатынның кулларын бәйләтеп тә, авыртуны басучы дарулар да алып килделәр. Ире хатынының кулына шундый назлы, шундый яратып өрә, ә үзен бертуктаусыз үбә. Минут саен, секунд саен хәлен сораша.
-Бик авыртмыймы, җаным?
-Түзәрлек
-Түз инде, акыллым, өйгә кайтышлый ук хастаханәгә барырбыз, - дип юата ул хатынын.
-Шул кадәр борчылма инде, - ди хатыны, иренең шул кадәр борчылуына, үзе аның өчен борчыла башлап.
-Борчылам, тән пешкәндә авыртуның нинди икәнен беләм мин. Пешеп караганым бар, - ди ир кеше, хатынының әле аркасыннан, әле исән кулыннан сыйпый-сыйпый.
- Мин бит әз генә пештем. Менә ике бармак очы гына бераз кызарып тора, - ди хатыны пешкән бармакларын күрсәтеп.
Кичә генә өйләнешкән парлар булсалар мин ул кадәр аптырамас та идем. Алар унбиш елдан артык бергә яшиләр. Бер малай, бер кыз үстерәләр. Бу парның бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре мине таң калдырды. Әле болай сөйләп, сезгә аңлатып бетереп булмый кебек, аларны карап торырга кирәк.
Концерттан соң буласы күңел ачу программасы да онытылды. Алар булмагач, алардан башка гына күңел ачып, шаулап йөрергә кыенсындык.
Без берәм-берәм бүлмәләребезгә таралыштык.
Үзебез яшьрәк чактагы бер вакыйга исемә төште. Сиксәненче елларның азагы. Без, бертөркем яшь парлар, Кама елгасы буена ял итәргә киттек. Барыбызның да бер яки ике балабыз бар. Көн җылы, матур. Балалар да яшел чирәмдә тәгәрәшеп уйнап йөриләр.
Ирләр балык тота, без ашарга пешерәбез, туп тибәбез, кыскасы, күңелле ял итәбез. Ирләр берничә балык тоткач, аны безгә, хатын-кызларга, китереп бирделәр дә, үзләре туп тибәргә тотындылар. Бер ханым, ул ашханәдә эшли иде, хәзер декрет ялында булса да, аш-су пешерүне үз өстенә алды. Калганнарыбыз аңа булышып йөрибез. Нишләп ул техникум тәмамлап, пешекче һөнәрен сайлагандыр. Аңа стюардесса, яки киноартисты булырга кирәк. Бер баласы булуга карамастан кызларныкы кебек зифа буй-сын. Чәчләре бөтен кешене гашыйк итәрлек. Куе, матур, дулкынланып, җилкәсенә кадәр төшеп тора.
Пешекчебез казанда уха пешә. Шул ук вакытта, учактан куз алып, зур таба белән балык кыздырырга куйды. Балыклар кызарып, безнең ашыйсыны китереп, тәмле исләр чыгарып кызды. Берничә ханым тирә-яктан юа, кузгалак җыеп килде. Кыскасы, безнең табын матур, ашыбыз бик тәмле булырга ошап тора. Пешекчебез, ирен чакырып китерде. Ире белән икәүләшеп ухалы казанны уттан ала башладылар. Хатын казанның бер ягыннан җайсызрак тотты. Иренең чирәмдә әз генә аягы шуып китте дә, җайсыз итеп казанны үзенәрәк тартты. Пешекчебез казанны кулыннан ычкындырып җибәрде. Учакка шулпа, шулпа белән бергә балык кисәкләре, кыскасы, аш түгелде. Шулпа табадагы балыклар өстенә дә төште. Табага учактан көл тулды. Кайнар шулпа пешекчебезнең кулына тиде, битенә дә чәчрәде. Ул “ах” итеп чүгәләп утырды. Йөгереп, туп уйнаган җирләреннән калган ирләр дә килеп җитте.
Пешекчебезнең ире өч-дүрт катлы итеп сүгенде, ул сүзләр арасында ак кәгазьгә язардае “аңгыра” булды.
-Кулыңнан (өч катлы сүзләр тезмәсе) килмәгәч, нигә тотынасың, тавык мие эчкән нәрсә. Бар кит моннан, йә сугып әйләндерермен. Тагын берничә катлы тәннәрдә бала йоннарын кабартырдай ямьсез сүзләр.
- (Ямьсез сүз). Бөтен кешене ач калдырды. (тагын ямьсез сүз) мондый сүзне балаңның әнисенә түгел, урамдагы, итеңне урлап киткән, эткә генә эйтәләр.
-Ярар инде, балык шулпасы өчен шул кадәр ачуланма, ач калмабыз, ашарга табарбыз. Сумкаларда үзеюез өйләрдән алып килгән ризыклар бар бит, - дип ирләрнең берсе сүзгә кушылды.
- (Тагын берничә катлы сүгенү сүзләре.) Ашауда гына мыни хикмәт, сумкадагы ризыкны без өйдә дә ашыйбыз, без бит монда уха ашарга килдек. (Сүгенү).
Безнең бөтенебезгә дә шул кадәр уңайсыз иде. Әйтерсең лә бөтенебезнең дә өстенә шакшы су койдылар.
Пешекчебез торды да, елга буена китте. Без шул кадәр аптырадык, сумкаларда катык-кефир кебек сөт ризыкларыбыз да бар иде бит. Андый чакта пешкән җиргә катык сөртергә дә була югыйсә. Машинадагы аптечкада дарулар да бар. Бөтен нәрсәне оныттык. Без катып торган арада пешекчебез елга ярына барып, кулын суга тыкты. Мин аптечка, катык тотып янына барганда аның күзләре елаудан кып-кызыл булып, шешенеп беткән иде. Мин шунда гына аның чигә тирәләрендә берничә бөртек көмеш чәчләр җемелдәгәнен, күз төпләрендә нәзек сырлар ятканын күрдем. Игътибар иткән генә булмаган икән. Ире чибәркәйне шактый картайткан булып чыкты.
Ял итүнең кызыгы, уенның яме, ризыкның тәме бетте. Алып килгән ризыкларыбызны капкалап алгач, без акрын гына кайтырга җыена башладык. Ә теге ир һаман тынычлана алмады:
-Елга бер кеше сыман ял итәргә чыгасың, анда да шушындый бер аңгырасы бөтен матурлыкны юкка чыгара. Бөтен кәефне бетерә.
“Матурлыкны юкка чыгаручы, бөтен кәефне кыручы син бит ул, “- дип кычкырасым килде. Кычкырмадым. Арабыздан бер кеше дә бер сүз дә әйтмәде. Ул үзенең тәрбиясезлеген, тотанаксызлыгын аңлый торганнардан түгел иде.
Мин аның хатынын яхшы беләм. Эштән арып кайтуына карамастан ирен әллә ничә төрле тәмле ризык белән сыйлый. Бөтен җире чиста, ялт итеп тора. Балалары караулы. Ә иренең җавабы менә нинди икән.
“Яхшыга төшкән ялпайган, яманга төшкән-картайган”, - дип әйтә иде безнең инәкәй. Мондый ир белән картаю гына түгел, вакытсыз гүргә керерсең. Ә ул син үлгәч тә һаман сине хурлар. Иртә гүргә керүеңә дә сине гаепләр.
Минем исемә бер риваят төште.
Борын-борын заманнарда ук түгелдер, безнең әби-бабайлар заманында гынадыр. Бер илдә, бер җирдә, диңгез янында ике моряк, ике дус була. Зур корабта эшлиләр алар. Илләр, җирләр гизәләр. Төрле утрауларны, ярымутрауларны күрәләр. Төрле илләрдәге төрле кешеләр белән танышалар. Шулай кораб белән йөзә-йөзә, бервакыт алар бер искиткеч матур утрауга туктыйлар. Шунда яр буеннан килүче бер кызны күреп алалар. Егетләрнең берсе кызга бер күрүдә үлеп гашыйк та була. Ул дусты белән кызны сорарга кабилә башлыгына китә. Кыз кабилә башлыгының кызы булып чыга.
-Минем өч кызым бар иде. Бу минем уртанчы кызым. Апасы да, сеңлесе дә күптән инде кияүгә чыгып, балалар үстерәләр. Башка кызларым өчен мин ун сыер сораган идем. Бу кызым минем төскә-биткә дә ул кадәр чибәр түгел. Буй-сыны да ис китәрлек саналмый. Бу кызым өчен бер сыер да җитә, - дигән.
-Юк, мин сезнең кызыгызга унбиш сыер бирәм, - дигән егет.
Менә шул инде ул: “Ачыкканга тәмсез, яратканга ямьсез булмас”, дигән әйтемнең мисалы.
Килешкәннәр. Егет өйләнгән. Кабиләнең гореф-гадәтләре белән туй ясаганнар. Өйләнгән егет утрауда калган. Шау-шулы туй көннәре узган. Икенче егет үз юлы белән киткән.
Еллар узган. Күп сулар аккан. Икенче егет утрауда калган дустын онытмаган. Еш кына аны уйлаган. Шулай юлы тагын әлеге утрау аша уза икән. Ул корабльне утрау янына туктаткан. Утрауга төшкән. Ә яр буеннан егерме биш сыерга да алып булмастай бер чибәр кыз килә ди. Юк, килә дип әйтү генә аз, ул аккош кебек йөзә. Ул буй-сын дисеңме, ул бит-йөз дисеңме. Бер бите ай, икенчесе кояш. Күзләреннән энҗе бөртекләре кебек нур сибелә. Егет кызга караган да, бар дөньясын оныткан. Бар дөньясын оныткан да, үлеп гашыйк булган бу кызга. Шатлыгы белән уртаклашырга дусты янына киткән. Дустының кайда яшәгәнен сорый-сорый утрау буйлап йөргән. Дустын эзләп тапкан. Яр буенда бик матур кыз очратканын сөйләгән.
-Никадәр илләрдә йөрдем, яр буенда очрткан кыз кебек чибәрне күрмәдем. Мин дә өйләнәм, өйләнәм дә синең кебек шушы утрауда калам, - дигән егет.
Шул арада, өч бала ияртеп, егеткә яр буендагы очраган теге матур, зифа буйлы, бик сөйкемле кыз кайтып кергән. Егерме биш сыерга да алып булмастай матур кыз, ул дустының өч балалы хатыны булып чыккан. Дусты хатыны белән матур йортта яшиләр, өч бала үстерәләр икән.
-Ничек болай, - дигән, икенче егет гаҗәпләнүен яшерә алмыйча.
-Менә шулай, - дигән дусты, дус егетен гаҗәпләнүенә, аның хатынына карап соклануына, канәгатьлек хисе кичереп.
-Сезнең шулай яшь, матур, зифа буйлы, күз явын алырлык булуыгызның сере нидә? – дип сораган ул дустының хатыныннан.
- Минем ирем, көн саен миңа унбиш сыер торырлык кызга караган кебек карый дигән, хатын.
Димәк, мәхәббәт кенә адәм баласын каты авырудан терелтә, матурлый, ягымлы һәм көләч итә. Яраткан кеше бәхетле. Бәхетле кеше матур!
Әкият ялган, ләкин анда кайбер кешеләр мыекларына чорнардай фәлсәфә ята.
Илүсә Нәбиуллина
Фото: Нейрочелтәр
Комментарии