16+

Әлмәт юлларында 21 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган

18 июньдә 6.30-8.00 сәгатьләрдә Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Казан-Оренбург юлының 48 нче километрында машина йөртүчеләрне тикшерү оештырылган.

18 июньдә 6.30-8.00 сәгатьләрдә Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Казан-Оренбург юлының 48 нче километрында машина йөртүчеләрне тикшерү оештырылган.

Аның барышында 70 машина йөртүче тикшерелгән.

Аларда түбәндәге юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары күзәтелгән: куркынычсызлык каешын эләктермәү – 16 очрак, ОСАГО полисы булмау - 1 очрак, транспорт чарасының тонировкасы ГОСТ таләпләренә туры килмәү - 1 очрак, балаларны транспорт чарасында махсус җайланмадан башка йөртү – 1 очрак, төзек булмаган транспорт чарасы белән идарә итү - 1 очрак, пассажирларның таләп ителгән саннан күбрәк булу - 1 очрак.


Комментарии

Главное