16+

Урал Закиров Конституциягә төзәтмәләр турында: Алар фәнне үстерүгә ярдәм итәчәк

Конституциягә төзәтмәләр илебез территориясендә фәнни-техник алгарышны үстерүгә ярдәм итәчәк.

Конституциягә төзәтмәләр илебез территориясендә фәнни-техник алгарышны үстерүгә ярдәм итәчәк.

Бу фикерне Россия Фәннәр академиясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, физика-математика фәннәре докторы, К. Э. Циолковский исемендәге Космонавтика академиясенең мактаулы әгъзасы һәм Казанның мактаулы гражданины Урал Закиров шундый фикерен белдергән.

«Мин, һичшиксез, әлеге инициативаны — Конституциягә фәнни-техник үсеш турындагы төзәтмәләрне хуплыйм. Алар Россиядә фәнни-техник алгарышны үстерүгә ярдәм итәчәк», — диде Урал Закиров.

Илебез фәнни-техник алгарыш өлкәсендә башка дәүләтләрдән артта калмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк, дигән фикердә ул.

Чыганак


Комментарии

Главное