16+

Бәйрәм көннәрендә Россия Почтасы һәм МФЦ бүлекләренең эш графигы үзгәрә

Бу 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен һәм 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итү белән бәйле.

Бәйрәм көннәрендә Россия Почтасы һәм МФЦ бүлекләренең эш графигы үзгәрә

Бу 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен һәм 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итү белән бәйле.

Бу хакта Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.

4 һәм 6 ноябрьдә гражданнарны кабул итү көтелми.

Бәйрәм алды көннәрендә, 3 һәм 5 ноябрьдә, эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

Почта бүлекләре шулай ук эш режимындагы үзгәрешләр турында хәбәр итә.

4 ноябрь Почта бүлекчәләре өчен ял көне дип игълан ителде. Бәйрәм алды көнендә, 3 ноябрьдә, почта бүлекләре бер сәгатькә иртәрәк ябыла.


Комментарии

Главное