16+

Әти-әниләр колагына. Укучыларны җәйге ял вакытында ничек иҗатка тартырга?

Ниһаять, балаларның җәйге ялы башланды.

Ниһаять, балаларның җәйге ялы башланды.

Мондый озак ялларны балалар гына түгел, әти-әниләр дә бик көтәләр. Чөнки балаларыбызда күпме генә мөстәкыйльлек тәрбияләргә тырышсак та, иртә белән букчаларындагы китапларын көндәлек белән чагыштырмасаң, вакыт-вакыт өй эшләрен тикшереп тормасаң, кулларына ябышкан телефонны алып китап тоттырмасаң, электрон көндәлектәге билгеләрнең очкыч тизлеге белән түбән тәгәрәвен һәм «энә белән кое казу»ның тукталып торуын күзәтергә мөмкин.

Мин, өч кызчыкның әнисе буларак, балаларымның һәрвакыт ни беләндер мәшгуль булуын, вакытларын юкка сарыф итмәүләрен телим. Бер киштә тутырып укыр өчен китаплар, чишәр өчен кроссвордлар, кул эшләре өчен җайланмалар алып куярга тырышам. Әмма бүгенге заманда иң авыры – баланы кызыксындыру һәм шушы кызыксыну уянган мизгелне булдыра алганча озынайту.

Нәрсәгә генә тотынса да, бик тиз суынучы баланы сабырлыкка өйрәтү, күпмедер дәрәҗәдә билгеле бер вакыт өчен сайлап алган эшнең серләренә төшендерү ата-аналар бурычы дип уйлыйм.

Бүгенге заман балалары безнең кебек йотлыгып китап укучылардан түгел. Әмма китаплар укымыйча телне яхшы белеп тә, фикер йөртергә өйрәнеп тә булмый. Шуңа күрә мин кызларымны һәрчак китап укырга өндим. Аның өчен башта китапны үзем укыйм. Ашаганда, бергә каядыр барганда сюжетның башын кызыксындырып сөйли башлыйм. Янәсе, менә сезнең кебек балалар шундый хәлгә очраган, алларына куелган максатка ирешү өчен төрле уй-фикерләре туган... Иң кызык урында сөйләвемне туктатам. Эшем тыгыз булды. Укып бетерә алмадым, дим. Китапның өйдә булуын да әйтеп үтәм. Баштагы мәлдә мин сөйләгән китапның алдагы сюжетын гуглдан сорап та азапланып караганнар иде. Әмма күп очракта гугл татарча китапларны белми, шуңа күрә укып, үзең белүдән башка чара юк.

Мөмкинлек булса, төрле җәйге лагерьлар да балаларны төрле яктан ачарга, күпкырлы иҗатның бер тармагын тартып алырга мөмкин. Мәсәлән, шундый бер лагерьдан кайткач, уртанчы кызымның зур картина форматындагы вак пазлларны җыя башлавы хәтердә.

Бүгенге тормыш күпкырлы. Җитеш тормышта яшим дисәң, эштән соң да тиз генә бушап булмый, көн төнгә ялганганчы эшләргә туры килә. Шулай да балаларыбызның бик тиз үсүен, күзләребезгә карап бер җылы сүз көтеп тору мизгеле озакка бармавын аңласак иде. 

«Әни, рәсемем матур булганмы?!», «Әти, шигырь сөйлим, тыңла әле» дигән теләкләр дә вакыт үтү белән кимер, аннан соң гомумән юкка да чыгар... Шуңа күрә, кичләрен аз гына булса да вакыт табып, балаларыбыз белән аралашып, аларның бүгенге көндә ни турыда хыялланганнарын белеп, хыял-өметләрен тормышка ашырырга ашыксак иде. Уртак иҗади эшләр табып җәйге кичләребезне тагын да ямьләсәк иде. Барлык әти-әниләрнең һәм балаларның яллары кызыклы һәм файдалы үтсен!

Алинә ХИСАМИЕВА, шагыйрә


Комментарии

Главное