16+

Әлмәттә яңа дизайн-код турында фикер алышулар дәвам итә

Алдагы этап – җәмәгать тыңлаулары.

Алдагы этап – җәмәгать тыңлаулары.

Яңа дизайн-код турында фикер алышулар дәвам итә. Кичә хакимият вәкилләре шәһәребезнең йөзен формалаштыручылар: элмә такталар һәм мәгълүмати конструкцияләр җитештерүчеләр белән онлайн-очрашу үткәрделәр.

 

Чарада катнашучылар дизайн-код инде гамәлдә булган шәһәрләрнең (Казан, Мәскәү, Курск, Мончегорск) тәҗрибәле җитештерүчеләре белән аерым консультация үткәрергә килештеләр.

 

Алдагы этап – җәмәгать тыңлаулары.  Аны 4 июнь көнне 18.00 сәгатьтә «Креатив процесслар фабрикасы»нда үткәрәчәкләр.

 

Шуннан соң документны Әлмәтне төзекләндерүнең яңа кагыйдәләре составында шәһәр советы депутатлары каравына чыгарачаклар.

 


Комментарии

Главное