16+

Әлмәт велосипедчылары акциядә катнашып бүләкләр алды

“Игътибар - балалар!” профилактик чарасы кысаларында Әлмәттә “Игътибар – велосипедчы!” акциясе оештырылды.

“Игътибар - балалар!” профилактик чарасы кысаларында Әлмәттә “Игътибар – велосипедчы!” акциясе оештырылды.

Ул балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү, велосипедчыларның куркынычсызлыгын арттыру, транспорт чарасы белән һәлакәтләрне булдырмау максатыннан чыгып оештырылды.

Акция барышында инспекторлар велосипедчыларга машина юлында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искәртте һәм юл-транспорт һәлакәтләренә юлыкмау турында сөйләде.

Акциядә катнашучы велосипедчылар тематик белешмәлекләр һәм китаплар белән бүләкләне.


Комментарии

Главное