16+

Татарстанлыларның 83% ы РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хуплады

Тавыш бирүдә республика сайлаучыларының 80% ы катнашты.

Татарстанлыларның 83% ы РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хуплады

Тавыш бирүдә республика сайлаучыларының 80% ы катнашты.

Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең 83%ы Россия Конституциясенә төзәтмәләрне хуплады. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Республика матбугат үзәгендә хәбәр итте.

"Үзгәрешләр кертү өчен 1 млн 943 мең 685 сайлаучы чыгыш ясады, бу сайлаучыларның 82,81% ын тәшкил итә. 389 мең 765 сайлаучы каршы тавыш бирде, бу 16,61% тәшкил итә», – дип сөйләде Кондратьев.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Татарстанда Гомумроссия тавыш бирүдә барлыгы 2 млн 348 мең 179 граждан катнашкан. Ул 79,68% тәшкил итте, дип билгеләп үтте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.


Комментарии

Главное