16+

Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр 18 ишегалдында алып барыла

Инспекция барышында ачыкланган барлык кисәтүләр подряд оешмалары тарафыннан гарантияле озата бару кысаларында алга таба эшләү өчен теркәлгән.

🏡Әлмәттә «Безнең ишегалды»программасы буенча эшләр 18 ишегалдында алып барыла

Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча быел төзекләндерелә торган ишегалларын карадылар. Мондый чаралар объектларның торышын мониторинглау һәм подрядчыларның гарантия йөкләмәләрен үтәвен тикшереп тору өчен үткәрелә, бу җитешсезлекләрне вакытында ачыкларга һәм төзәтергә мөмкинлек бирә.

Комиссион тикшерүне «Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова җитәкләде. Комиссия составына шулай ук башкарма комитет, подряд оешмасы һәм идарәче компанияләр вәкилләре керде.

Сәфәр барышында катнашучылар 10 ишегалды территориясен тикшерделәр, проблемалы мәсьәләләр һәм объектларның торышы турында фикер алыштылар. Бүгенге көндә эшләр 18 ишегалдында алып барыла. Кече архитектура формаларын урнаштыру соңгы этапта кала, шуннан соң подрядчылар калган ишегалларын төзекләндерүгә күчәчәк.

Комментарии

Главное