16+

Әлмәттә хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне уңаеннан митинг булды

Әлмәтлеләр Ватанны саклаучыларга хөрмәт йөзеннән мемориалга чәчәкләр салдылар.

1 июль көнне безнең илдә хәрби хәрәкәтләре ветераннары көне билгеләп үтелә — кулларына корал тотып Ватан мәнфәгатьләрен яклаучыларны берләштерүче үзенчәлекле дата. Әлмәттә Хәтер мәйданында истәлекле митинг булды.

Район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова исеменнән җыелучыларга аның урынбасары Рамил Закиров мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул тарихи дөреслекне һәм буыннар дәвамчанлыгын саклауның мөһимлеген ассызыклады, төрле елларда хәрби бурычларны үтәгән сугышчыларның батырлыгын һәм ныклыгын билгеләп үтте.

Митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Һәркем, сугыштан кайтмаган, иң кадерлесен — үз гомерен биргән кешеләрне искә алып, тынлыкта калды. Аларның батырлыгы-безнең йөрәкләрдә мәңгелек яра һәм мәңгелек ут.

Бу көнне безнең белән янәшә торган ветераннарга рәхмәт сүзләре яңгырады. Администрация, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, яшь армиячеләр Ватанны саклаучыларга хөрмәт йөзеннән мемориалга чәчәкләр салды.

Комментарии

Главное