16+

Әлмәттә коляскалар фестивале узачак

Әлмәттә беренче тапкыр гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган коляскалар фестивале узачак

Әлмәттә коляскалар фестивале узачак

Әлмәттә беренче тапкыр гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган коляскалар фестивале узачак

Әлмәттә коляскалар фестивале узачак

Әлмәттә беренче тапкыр гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган коляскалар фестивале узачак

5 июльдә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында беренче тапкыр иң кечкенә кешеләр һәм аларның ата — аналары өчен бәйрәм йөреше-коляскалар фестивале узачак. Оештыручы булып шәһәр паркы тора, ә чара «Татарстанда Җәй» республика проекты кысаларында узачак һәм «Гаилә» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә. 

Балалар транспорты бер көнгә әкият йортларына, король кареталарына, чәчәкле аланнарга, пират корабларына,  персонажларга әвереләчәк. Катнашучыларны чын креатив идеяләр парады көтә!

Бәйрәм программасында Убырлы карчык утарын ачу– әкият персонажлары белән очрашу, балалар өчен күңелле уеннар һәм сюрпризлар, катнашучыларның бәйрәм йөреше, анимацион программа һәм күбекле кичә, кичәнең төп вакыйгасы шәһәрнең иҗат коллективлары катнашында зур гаилә концерты булачак.

Йөрештә катнашучы һәркем иганәчеләрдән һәм шәһәр паркыннан кыйммәтле бүләкләр алачак.

Фестивальдә катнашу өчен теркәлү кирәк. 

Фото: нейрочелтәр


Комментарии

Главное