16+

Үткәннәрне искә алу өчен...

Еллар узган саен кеше үзенең үткәненә борылып карый.

Үткәннәрне искә алу өчен...

Еллар узган саен кеше үзенең үткәненә борылып карый.

(башы узган санда)

Аның табигате шундыйдыр инде. Яшьлектә игътибар итмәгән нәрсәләр, еллар узгач, бигрәк тә әти-әниләрне югалткач, күңелне әрнетеп хәтердә яңаралар. Аларны саклыйсы, балаларыбызга җиткерәсе килә.

Сорашып, белешеп, барып җиттем, әтиләрне эзләп таптым. Мин килеп кергәч, әти белән әни шаккаттылар. Яшь кенә булсам да, елгырлыгыма исләре китте. Шулай итеп бергәләшеп яши башладык. Уртанчы абыем токарьлыкка өйрәнчек булып эшләп йөри. Әниебез токарный цехта идәннәр юа, әтиебез таудан таш чыгаруда эшли. Минем яшем бәләкәй булгач, эшкә беркая да алмыйлар. Шулай булса да, эш табыла иде – коедан сулар кертәм, кирәк-ярак йомыш белән кибетләргә йөрим, өйдә ашарга пешерергә тырышам.

 


Шулай яши торгач, 1950 елны Әлмәткә кайттык. Үзем чит җирләрне күргәч, дуслар белән елгырланыбрак та сөйләшә идем. Әлмәт зураеп килә, төзелеш бара. Әтигә барактан бүлмә бирделәр, бергәләшеп яши башладык. Мин иптәшләрем белән кешеләргә утын кисеп йөрим, үземә кием алырлык акча эшлим. Көз көне иде. 14 яшемдә бик каты егылып, аягымны, билемне имгәттем, уң аякка ныклап аксый башладым. Әбием нык борчылды. Белемле, гыйлемле карт-карчыкларны чакырып, үзенчә мине аякка бастырырга тырышты. Әмма ярдәмнәре тимәде. Үзем врачларга күп йөри торгач, Казаннан килгән Фәрит Фәүзиевич дигән бер врачка приемга кердем. Аңарда бик ныклап тикшерелгәннән соң мине бик озакка больницага салдылар. Башта 4-5 ай яткырдылар, чөнки аякның сеңерләре тартышып ябышкан иде. Вытяжкадан соң күкрәктән аяк бармагына тикле 5-6 айга гипс салдылар. Шулай озак яткач, мин больница малае булып беттем. Врачлар да әти-әнием кебек иде. Рәтләнә башлагач шаярып та йөри башладым. Монда ниләр генә күрмәдем. Үзем кебек озак яткан малайлар да бар иде.

Бервакыт бер ялгышлык ясап алдык, палатабызда көндез берәү үлгән иде. Аны алып китәргә туганнары әллә булмагандырмы, без, аны-моны уйламыйча, мәетне утыртып стенага сөяп куйдык та, бармак арасына калак кыстырып, ашарга кертүче Мәдинә апаның керүен көтеп карап тордык. Моны күреп, Мәдинә апабызның куркуыннан кулындагы подносы төшеп китте. Врачлар керде, без дә шөлләп куйдык, гөнаһыбызны аңлап, дәшми генә посып тордык. Безгә врачлардан шелтәнең катысы эләкте. Шул көнне дус малай белән икебезне дә больницадан выписывать иттеләр. Озак йөри алмадык, 10 көннән соң врачлар үзебезне яңадан чакыртып алдылар. Яшь идек, бөтенесен дә аңлап та бетермәгәнбездер. Аңламасак та, врачларның кушкан йомышларын тыңлый идек, операционныйда марляны кисеп, бөкләп, заготовкалар ясый идек.

Шулай ару гына рәтләндем, больницадан чыктым, үземә эш карый башладым. Эзли торгач, СМУ-52 гә моторист булып эшкә урнаштым. Яшем 18 гә җитте. Сәламәтлегем әйбәт булмагач, иптәшләрем арасында баштарак кимсенә идем. Күзем төшкән кызлар белән дә, аксаклык аркасында, сөйләшергә, танышырга батырлыгым җитми иде. Сәламәтлек аркасында күп эшли алмадым. Йөри торгач Казанга киномеханиклыкка укырга киттем. Казанга килеп урнаштым, яхшы гына укый башладым. Квартирга бер әби белән бабайга урнаштык. Аларда өч егет тордык: берсе Буралы авылыннан Исмәгыйль, икенчесе Баулыдан Рим исемле иде. Өчебез дә киномеханикка укыдык. Әби белән бабайда торуы бик рәхәт иде. Укыганга 23 сум стипендия ала идек, 7 сум 50 тиен квартирга, 2-3 сум мунча керергә һәм проезднойга китә иде, 13 сумлап ашарга кала. Ул вакытларда продукция очсыз, итле пирожки 10 тиен тора иде. Тамак та тук, күңел дә күтәренке. Казан бик ошады. Ял көннәрен культура паркына чыгып, концертлар карый идек.

Укыганда да шуклыгым бар иде. Бервакыт практикага йөри башладык. Анда төрле эшләр эшлибез, кайбер вакыт укытучыны шаяртып куя идек, чөнки олырак яшьтәге укытучы билгеләргә бик саран иде. Көннәрнең берендә укытучы безгә барыбызга да циркуль ясарга кушты. Эшне тәмамлап, укытучыга тапшырдым. Миңа «4»ле куйды, ә миннән алда берәү «5» ле алды. Карап тордым моның циркуленә, минекенә карый әллә ни яхшы түгел. Мин укытучы белән шаярасы килеп: «Туктагыз әле, мин бу циркульне «5» легә яңадан тырыштырып ясап карыйм әле», – дидем. Шуннан, үземнең циркуль урынына теге малайның циркулен өстәлдән алдым да, китеп бераз малайлар белән бу турыда сөйләштем дә, укытучыга китереп кулына тоттырдым. «Менә тырыштым, «5»ле куясызмы?» – дидем. Бик җентекләп караганнан соң, укытучы һаман үзенекен эшләде, тарта-суза «4» ле куйды. Мин: «Сез бу циркульгә теге малайга «5» ле куйган идегез, нигә соң шул ук эшкә хәзер «4» ле куясыз, мин бу циркульнең бер җиренә дә кагылмадым», – дигәч, укытучы үзе дә көлеп җибәрде. «Анысы инде минем карамакта», – диде. Укыганда шулай шаярып, күңел ачып йөргән чаклар бар иде.

Укуымның ахыры килеп җитте. Казан, укыган дуслар, квартира хуҗалары белән саубуллашып, Әлмәткә кайтып киттем. Авылларда кинолар күрсәтеп йөрдем. Ташкентта да яшәп, эшләп, йөреп кайттым.

32 яшемдә өйләндем. Хатыным Сарман районы Морбаш авылыннан. Ике балабыз – улым һәм кызым үсте. Абыйларымда да шулай, бер ул, бер кыз үстеләр.

Тормыш үземне нык таушалтты. Шулай да башымнан үткән яхшылыкларны, ялгышларны язып, сезгә истәлеккә калдырасым килде.

Дамир Мәүлетбаев истәлекләре

Менә шундый кызык та, гыйбрәтле дә тормыш юлы узган Дамир абый. Сугыш чоры балаларына хас барлык авырлыкларны үткәреп, тыныч тормышның һәр мизгеленең кадерен белеп яшәргә тырышкан. Әйе, ул дөнья шаулаткан зур эшләр башкармаган, тыйнак кына, гади генә гомер иткән. Ләкин әлеге язма шул чорның сулышын, чынлыгын безнең буыннарга җиткергән. Бу бик күпләребезнең әти-әниләренең, әби-бабаларының язмышы.
 


Комментарии

Главное