16+

Ел саен июнь аеның өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре көнен билгеләп узалар

Бу һөнәр башкарылган хезмәткә күңел бирүне, төпле белем һәм түземлелек кебек сыйфатлар булуны таләп итә.

Ел саен июнь аеның өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре көнен билгеләп узалар

Бу һөнәр башкарылган хезмәткә күңел бирүне, төпле белем һәм түземлелек кебек сыйфатлар булуны таләп итә.

Медицина хезмәткәре булу – ул күңел чакыруы, намус кушуы буенча башкарылган тынгысыз хезмәт.
Районыбызда әлмәтлеләрнең сәламәтлеген саклауда 4 меңнән артык медицина белгече хезмәт куя. Кагыйдә буларак, өлкән буын табибларга һәм медицина хезмәткәрләренә алмашка яшьләр килә. Алар да тәҗрибәле остазларының хезмәт традицияләрен лаеклы дәвам итеп, район халкының ихтирамын яулыйлар.
«Адымнар» мәктәп-гим-назиясендә оештырылган тантаналы чарада игелекле хезмәт ияләренә карата бик күп җылы сүзләр әйтелде. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова һәм ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Андрей Ефремов ак халатлы кешеләрнең хезмәтен югары бәяләделәр. Үзәк район хастаханәсенең фидакарь хезмәт ияләренә җылы котлау сүзләре аеруча күп булды.
Бәйрәм чарасында 1 нче участок поликлиникасы табиб-терапевты Илнур Абдуллинга, Габдрахман табиблык амбулаториясенең гомуми практика табибы Зөлфия Алиуллинага, кардиология бүлегенең шәфкать туташы Валентина Галимовага, анестезиология һәм реанимация бүлеге шәфкать туташы-анестезисты Флүрә Гатауллинага, 1 нче участок поликлиникасы табиб-терапевты Олеся Голубевага, 2 нче поликлиниканың ашыгыч медицина ярдәме бүлеге фельдшеры Екатерина Кольгинага, хирургия бүлегенең операция шәфкать туташы Александра Малышевага, хирургия бүлегенең шәфкать туташы Гүзәл Ортыкхоловага, физиотерапия бүлегенең массаж буенча шәфкать туташы Светлана Пономаренкога, Яңа Михайловка фельдшер-акушерлык пункты мөдире, шәфкать туташы Лена Палатовага, 1 нче поликлиниканың табиб-эндокринологы Эльвира Хәбибуллинага, клиника-диагностика лабораториясенең фельдшер-лаборанты Фазилә Шәмсивәлиевага, перинаталь үзәкле балалар хастаханәсе баш шәфкать туташы Миләүшә Таһировага, медицина хез-мәте ветераны Альмира Әхмәтяновага бүләкләр тапшырдылар.
Гүзәл Хәбетдинова алгы сызыкта үз бурычларын батырларча үтәүче хәрби медикларга аерым рәхмәт әйтте.
 – Безнең хәрби медиклар ут астында сугышчыларны коткарып, катлаулы опе-рацияләр үткәрәләр. Аларның игелекле гамәлләрен әйтеп тә, бәяләп тә бетерү мөмкин түгел. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет һәм яңа һөнәри җиңүләр телим. Сезнең өчен иң зур бүләк – сәламәт тормыш шатлыгын бүләк иткән рәхмәтле пациентлар булсын, – дип ассызыклады район башлыгы.


Комментарии

Главное