16+

Хәтер йөрәк түрендә яши

Илебез тарихындагы иң дәһшәтле, иң канкойгыч сугыш башлануга 85 ел тулды. Бу көнне һәркайда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу чаралары узды.

Хәтер йөрәк түрендә яши

Илебез тарихындагы иң дәһшәтле, иң канкойгыч сугыш башлануга 85 ел тулды. Бу көнне һәркайда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу чаралары узды.

Яу кырларында һәлак булганнарны искә алырга һәм Бөек Җиңү көнен якынайтучыларга хөрмәт белдерергә иртәдән үк йөзләрчә кеше – район җитәкчелеге, нефть компаниясе вәкилләре, ветераннар, депутатлар, җәмәгать оешмалары вәкилләре, волонтерлар, студентлар, кадетлар агылды.

 

Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итә һәм анда дистәләгән миллион кеше һәлак була. 1941-1945 елларда Әлмәт һәм Акташ район комиссариатлары тарафыннан Кораллы Көчләргә 18640 кеше алына. Шуларның 10131е фронттан әйләнеп кайта. 8521 кеше һәлак булган һәм хәбәрсез югалган.

Хәтер һәм матәм көне традиция буенча Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркындагы «Мәңгелек ут» мемориалы янында митинг белән башланып китте. Муса Җәлилнең шигырьләрен уку чарага тирәнлек һәм эмоциональ байлык өстәде, бу чарада катнашучыларга сугыш афәтен кичергән кешеләрнең хәтерен саклауның мөһимлеген тагын бер кат аңларга мөмкинлек бирде.

Чарада катнашучылар Бөек Җиңү хакына гомерләрен аямаган якташларыбызның якты истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Җиңү волонтерлары һәм яшь гвардиячеләр «Хәтер шәме» бөтенроссия акциясендә катнашучыларга хәтер һәм матәм символы булган шәмнәр тараттылар.

Патриотик рухтагы чаралар быел шәһәр пляжы биләмәләрендә дә оештырылды. Бирегә 70ләп кеше җыелды. Әлмәтлеләр Бөек Ватан сугышына кагылышлы мөһим тарихи вакыйгаларны искә төшерделәр. Теләге булганнар Калашников автоматын сүтеп җыйдылар, сугыш еллары трофейлары күргәзмәсен, сугыш геройлары портретларын карадылар. Очрашуда шәһәр советы депутаты, махсус хәрби операция ветераны Артем Ванюков та катнашты.

«Бүген дә сугышчылар ватаныбыз өчен көрәшүләрен дәвам итәләр. Без тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргән һәркемне истә тотарга һәм хөрмәт итәргә тиеш», – дип ассызыклады үзенең чыгышында МХО ветераны.

Сугыш темасы бүген дә көнүзәк булып кала бирә. «Ил-көннәребез имин булсын, бу дәһшәтле еллар кабатланмасын», – ди күпне күргән, күпне кичергән өлкән буын вәкилләре. Җиңү таңының, бу тынычлыкның бәһасе бик кыйммәт икәнен белә шул алар. Без дә онытмасак иде.

 

Резеда Исмәгыйлева


Комментарии

Главное