Еллар узган саен кеше үзенең үткәненә борылып карый
Аның табигате шундыйдыр инде. Яшьлектә игътибар итмәгән нәрсәләр, еллар узгач, бигрәк тә әти-әниләрне югалткач, күңелне әрнетеп хәтердә яңаралар. Аларны саклыйсы, балаларыбызга җиткерәсе килә.
Күптән түгел редакциябезгә шәһәрдәшебез Гөлнара ханым Талипова килде. Ул әтисе Дамир Шакир улы язып калдырган истәлекләрне алып килгән. Сугыш чоры балаларының үз җилкәләре аша гына түгел, ә йөрәкләре аша уздырган язмыш сынаулары үткән тарихыбызга тагын бер кат игътибар белән карарга куша кебек.
Әлеге язма меңәрләгән сугыш чоры баласының гади генә теләк-үтенече.
Дамир Мәүлетбаев истәлекләре
Мин узган гомеремне ачыктан-ачык язып сезгә сөйлисем килде. Бу дөньяда бар да югала, онытыла. Үткәннәрне искә алу өчен төшкән рәсем, язган сүз кала. Үзем үлгәч, язган сүз калыр. Гадел кеше яхшылыкны һәм яманлыкны дөрес аңлар.

Мин Мәүлетбаев Дамир Шакир улы 1936 елның 15 февралендә туганмын. Әнкәм Мотыйгулла кызы Шәмсикамәр исемле булган, Мәмәт авылында туган. Әтием – Мәүлетбай улы Шакир Әлмәттә туган. Әнкәбездән без 5 бала туганбыз, 4 малайга бишенчесе кыз булган. Закир, Таһир, Дамир, Камил һәм Гөлгенә. Әнкәм кушкан исемен, Гөлгенә дип, дүрт малайга бер генә дип. Әти, әнкәй, әбекәй безнең белән мәш килеп, нужа куып яшәгәннәр. Әнкәм нык уңган, эшчән булган. Колхозларда ирләр белән беррәттән печән чапкан, ударник исемен алып бүләкләр алып хезмәт иткән. Мал-туарлары да булган.
Көннәрнең берендә кыш көне идарәдән рөхсәт алып, ат сорап әти белән басуга саламга дип киткәннәр. Салам арасыннан бозланып беткән, башы сугылмаган берничә арыш көлтәсе килеп чыга. Әнкәм әтинең ризалыгы булмаса да тыңламаган, тавыкларга булса да суккалап бирермем дип, аларны алып кайткан. Кайткач лапаста көлтәләрне беләк белән суккалап утырган. Шул вакытта күрше бригадир Миннәхмәт идарәгә үтеп барганда моны күрә дә, аны-моны уйламыйча бу хәлләрне кичке утырышта председательгә әйтеп бирә. Моны ишеткәч председатель милициягә шалтыраткан. Милиция безгә үзе белән пүнәтәйгә идарә әгъзасын алып килә. Шулай итеп пүнәтәйләр бөтен җирне актарып, келәттә булган барлык ризыкны алып чыгып китәләр. Безне ач, ялангач калдыралар. Әтиебезне кулга алып, төрмәгә утырталар. Күпме биргәннәрдер, ул вакытта законнар да мәрхәмәтсез каты булган. Бер кесә борчак өчен 2-3 ел төрмә белән җәза биргәннәр.

Шулай итеп 1941 елны сугыш башлана. Әтиебезне төрмәдән сугышка алалар, әниебез бишенчегә кыз бала таба. Шушы хәсрәтләрдән соң ягарга, өйне җылытырга утын да булмый. Әнкәбез ачлыктан, ялангачлыктан каты кайгыга батып, хыяллана, акылыннан шаша, чирләп йөри башлый. Соңыннан Әлмәт больницасында үлеп китә.
Әнкәй үлгәч, без тагын да ятим булып, әтинең әнисе Сәкинә әбиебез кармагында 5 бала калабыз. Сеңлебез Гөлгенә дә озак яши алмый, марля аша чәйнәп биргән арыш ипине суырып туя алмыйча үлеп китә. Камил энебез дә тамагы шешеп, ангина белән китеп бара. Шулай итеп әбиебез тәрбиясендә без 3 малай калабыз. Көннәрнең берсендә безнең кебек ятим балаларны детдомга исемлеккә язып чыгалар. Әбиебез нык кайгыргандыр, детдомнан килгәч, беребезне дә бирми.
Җәйгә чыккач, кайгы бетә. Әрәмә, болын тулы халык шау-гөр килеп ашар өчен төрле-төрле үлән җыя. Кайткач, үзеннән артканын базарга чыгара. Базарга чыксаң, үлән базары үзенә бер ямь бирә иде. Заманасына күрә кышка керсәк – алабута, җәйгә чыксак – балтырган белән тамак туйдыра идек.
1944 елны 1 нче класска укырга кердем. Шулай санарга, укырга өйрәнә башладым. Һаман да шул ачлык, ялангачлык. Корымнан кара ясап, дәфтәр урынына китап тапсак, китапка язабыз. Китапларны йөртергә сумка юк, иске чүпрәккә төрәбез, кайсы-берләре тактадан папка ясап йөртә. Яз көннәрен чабатага күтәртмә куеп йөри идек. Тәрбия бирергә бер әби генә иде.
1945 елда сугыш бетте. Халыкның күңеле күтәрелеп китте. Исән калганнар сугыштан кайта башладылар. Без дә түземсезлек белән әтиебезнең кайтуын көтә башладык. Шулай итеп көтә торгач куанычлы көннәр дә килеп җитте. Җәй көне иде. Урамыбыз башыннан әтиебез кулына шинель тотып, урам башыннан кайтып килә иде. Ике абыем әтине таныдылар, йөгереп барып кочакладылар. Ә мин мескен, берни дә аңламыйча, баскан җиремдә кимсенеп карап тордым. Әтием минем янга килеп җиткәч, мине кулына күтәреп кочаклап үпте. Мин дә аның әтиебез икәнен аңладым. Бик нык куандым, иптәшләрем арасында мактана да башладым.
Бераздан әтием колхозга механизатор булып эшкә керде, икенче хатынга өйләнде. Колхозда азмы-күпме эшләп алды да, уртанчы малаен алып хатыны белән Донбаска эшкә чыгып китте. Олы абыемны Кемерево якларына ФЗУ га озаттылар.
Мин әби янында берүзем калдым. Кышкылыкка утын булсын дип, әби белән урманнан корыган агач ботакларын җыеп арбага төяп кайтабыз. Иртә таңнан караңгыга кадәр әби белән мәш килә идек. Миңа 10-12 яшь. Җәй көннәрендә колхозда ат җигеп бирәләр иде. Үземне тәмле йокыдан уятып эшләтә башладылар. Уракчыларны кояш чыкканчы илтеп куя идем дә, бригадирның кушканы буенча көннәр буе эскерткә болыннан печән ташыйм. Кичен тагын кырга уракчыларны алырга 8-9 чакрым ат белән бара идем. Эшемне яратып эшлим, чөнки сыердан калган бозау да зур булып үсеп килә. Ат белән йөргәч, кышкылыкка азык әзер-ли идем. Әбекәйнең кул астына кереп, эшләп сөендерәм.

1948 елны Донбасстан әтиләр кайттылар. Озак тормый Баулыга эшкә чыгып киттеләр. Мин дә үсеп киләм, яшем 13 белән бара. Әтиләрнең читтә йөргәннәренә көнләшә башладым. Көннәрнең берсендә әби белән сөйләштем дә, аның ризалыгы белән әтиләрне эзләп Баулыга чыгып киттем.
(Дәвамы киләсе санда)
Рәфкать Шаһиев
Фото: авторныкы, ясалма фәһем
Комментарии