16+

Әлмәттә Россия көнен бәйрәм иттеләр

Россия көне халкыбыз билгеләп үтә торган традицион милли бәйрәмнәр рәтенә ныклап килеп керде.

Әлмәттә Россия көнен бәйрәм иттеләр

Россия көне халкыбыз билгеләп үтә торган традицион милли бәйрәмнәр рәтенә ныклап килеп керде.

Әлмәттә бу көнгә «Татарстанда җәй» проекты кысаларында якты бәйрәм программасы әзерләнгән иде.

Бәйрәмнең төп урыны итеп быел «Фабрика» яшьләр үзәге каршындагы мәйданчыкны сайладылар.

Биредә шәһәр халкы һәм кунаклар өчен концерт программасы тәкъдим ителде, интеллектуаль-күңел ачу активлыгы, иҗади һәм хәрби-патриотик мастер-класслар оештырылды.

Фото:нейрочелтәр

 

Триколор белән бизәлгән автомобильләр колоннасы шәһәрнең төп урамнары буйлап узды.

Бәйрәм башында активистлар һәм волонтерлар триколор тасмалар тарату буенча акция үткәрделәр. Район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова әлмәтлеләрне Россия көне белән ихлас күңелдән котлады, әлеге дәүләт бәйрәменең әһәмиятен билгеләп үтте.

Чара барышында 14 яшькә җиткән 10 әлмәтлегә тантаналы шартларда паспорт тапшырдылар, «Минем әти - Герой» республика сәнгать фестивален ачу иң истәлекле чара булды. Анда махсус хәрби операциядә катнашучыларның 7-17 яшьлек балалары катнашты.

Тәҗрибәле остазлар һәм профессиональ рәссамнар җитәкчелегендә яшь әлмәт-леләр әтиләренең портретларын ясадылар. Һәрбер эш – Ватанны саклаучыга мәхәббәт, горурлык һәм ихтирамның ихлас тарихы буларак кабул ителде.

Шуны да билгеләп узарга кирәк, әлеге чара үсеп килүче буынга ярдәм итүгә һәм патриотик тәрбиягә юнәлдерелгән «Яшьләр һәм балалар» милли проектына туры килә.

 

Проект ел ахырына кадәр дәвам итәчәк, аның кысаларындагы чаралар шәһәрнең барлык мәйданчыкларында оештырылачак.

 Резеда Исмәгыйлева

Фото:нейрочелтәр

 


Комментарии

Главное