16+

Әлмәттә хәтер һәм кайгы көне уңаеннан музыкаль бәйге узачак

Әлмәттә җәйге актив ял чаралары башлана

Әлмәттә хәтер һәм кайгы көне уңаеннан музыкаль бәйге узачак

Әлмәттә җәйге актив ял чаралары башлана

Әлмәттә хәтер һәм кайгы көне уңаеннан музыкаль бәйге узачак

Әлмәт шәһәрендә 16-19 июнь көннәрендә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен бик күп кызыклы һәм файдалы чаралар узачак. Татарстан шәһәрләрен үстерү институты һәм Әлмәт җәмәгать киңлекләре дирекциясе оештырган бу чараларда барлык яшьтәгеләр дә катнаша ала, һәм иң мөһиме – барысы да бушлай.

Сишәмбе көнне, 16 июньдә, 18:30 сәгатьтә Комсомол паркында "На ковриках" клубы оештырган  күнегүләр ясау узачак. 

Чәршәмбе көнне, 17 июньдә, 9:30 сәгатьтә  "Саулык" паркында масштаблы экологик десант оештырыла. Бу зур өмәдә җәмәгать урыннарын чистарту планлаштырыла, ә төп максаты – балаларны экология проблемасына җәлеп итү һәм табигатьне саклау гадәтен формалаштыру. Шул ук көнне төштән соң 13:00 сәгатьтә "Саулык" паркында балалар өчен "Яшел аптека" дип аталган чара узачак, анда балалар файдалы үсемлекләр белән таныша, экологияне саклауның әһәмиятен аңлый һәм паркта үз үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәнә.

Пәнҗешәмбе көнне, 18 июньдә, бик бай программа көтелә. 18:00 сәгатьтә  Комсомол паркыннан 15 километрлык велосипедта йөрү башлана, аны "26 Дюймов" велосипедчылар җәмгыяте оештыра. Бу эштән соңгы кызыклы велойөреш Әлмәт районының матур маршрутлары буенча узачак, яңа танышулар һәм рәхәт компания вәгъдә ителә. Шулай ук пәнҗешәмбе көнне 18:30 сәгатьтә шәһәр сусаклагычының өченче пирсында "На ковриках" клубы оештырган күнегүләре узачак. Шул ук көнне 19:00 сәгатьтә "Алнас" стадионында йөгерү көтелә.

Җомга көнне, 19 июньдә, 9:00 сәгатьтә "Саулык" паркында "Тизрәк, югарырак, көчлерәк" дип аталган спорт-күңел ачу программасы башлана. Ачык һавада узачак бу чарада барлык теләүчеләр спорт ярышларында катнаша ала, конкурсларда көч сынаша. 

19 июньдә  14:30 сәгатьтә шәһәр пляжында хәтер һәм кайгы көненә багышланган гитара кичәсе узачак, анда һәлак булганнарны искә алу, танылган җырларны гитара белән башкару һәм музыкаль бәйге көтелә. 

15:00 сәгатьтә Чайный дворикта "Краски лета" дип аталган иҗат мастер-классы узачак, анда ачык һавада рәсем ясау көтелә.
Барлык чаралар да бушлай, балаларга ата-аналар белән килү тәкъдим ителә. 

 

 


Комментарии

Главное