16+

Әлмәт Сабантуйга әзерләнә

Халкыбызның көтеп алган милли бәйрәме – Сабантуй якынлаша.

Әлмәт Сабантуйга әзерләнә

Халкыбызның көтеп алган милли бәйрәме – Сабантуй якынлаша.

Язгы кыр эшләре тәмам-ланганнан соң нәтиҗә ясау, алдынгыларны бүләкләү элек-электән килгән гадәт. Миллилекне, буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләрне, гади хезмәт кешесенә булган кадер-хөрмәтне югалтмауда әлеге халыкчан бәйрәмнең әһәмияте чиксез зур. 
Быелгы Сабантуй авылларда 6-7 июнь көннәрендә, ә калабызда 13 июнь көнне узачак. Шәһәр Сабантуенда әлмәтлеләр һәм килгән кунаклар өчен мәйданда елдагыча дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячагы билгеле булды. Тагын нинди артистлар чыгыш ясаячагы әлегә сер булып тора. Газетабызны карап, укып барсагыз, Әлмәттәге Сабантуй афишасы белән киләсе атнада танышырга мөмкин булачак.  
Соңгы елларда Сабантуй бәйрәмнәре авыл җирлек-ләрендә бер дә шәһәрнекеннән ким узмый. Районның күп кенә торак пунктларында инде онытылып барган кайбер  борынгы гореф-гадәтләр әле дә булса кадерләп саклана. Яңа Нәдер авылында «Сөрән салу» чарасы үткәрелә. Җигүле, бизәлгән арбалы атларга төялгән милли киемнәрдәге кызлар һәм егетләр һәрбер йорт каршында туктап такмаклар әйтәләр, җыр-биюләр башкаралар. Бу йоланы «Яулык бәйрәме», «Сөлге җыю», «Сөрән сугу» дип атаучы авыллар да бар. Атлары булмаганнар җәяүләп сөрән салалар. Җиңел машина да эшкә җигелә. Гармун тартып, күтәренке рухта үткәрергә тырышалар районда бу чиксез матур  йоланы.
Габдрахман авылында йортка килен булып төшкән кызлар Сабантуй батырына дип милли бизәкләр белән сөлге чигәләр. Сабантуйга бер атна кала «Яулык җыю» йоласы да нәкъ менә элеккегечә үтә - милли киемнәр киеп алган егет-кызлар ат җигелгән тарантасларга төялеп, гармуннар белән җырлап урам әйләнәләр, капка төпләренә килеп биеп торалар. Габдрахманлылар Сабантуйга республиканың танылган эстрада артистларын чакырмаганнар. Мәдәният йортының җыр һәм бию коллективлары үзләре дә республика һәм Россия күләмендә танылган йолдызлардан бер дә ким түгел, шуңа күрә дә иҗат төркемнәренең чыгышын авылдашлары гына түгел, кунаклар да бик яратып кабул итәр дип уйлыйбыз. Гадәттәгечә бәйрәмне оештыруда авыл җирлеге, мәдәният йорты һәм мәртәбәле спонсорлар үз өлешләрен кертә.
Югары Мактамада бәйрәмгә Чаллы һәвәскәрләрен алып баручылар итеп кунакка дәшкәннәр. Яулык җыю йоласы авылда 30 майда оештыралачак.
Түбән Мактама бистәсендә Сабантуй шәһәрнекеннән дә соңрак – 14 июнь көнне үтәчәк. Бу турыда бистә советы башлыгы Вячеслав Сенин хәбәр итте. Чарага нинди артистлар чакырылачагы спонсорлар белән сөйләшенгәннән соң билгеле булачак дип белдерде җитәкче.  
Бишмунча, Яңа Нәдер, Кичүчат һәм башка авылларда да милли бәйрәмне уздыруга әзерлек эшләре бара булып чыкты. Новоникольск авыл җирлегендә быел Авыл көнен уздыруны планлаштырганнар, тик аның датасы әлегә билгеле түгел. 

Сабантуй – милли бәйрәм, әлеге зур чараны һәрбер авыл җирлеге үз мөмкинлекләреннән чыгып уздыра – шуны да аңларга кирәк. Алда һәркемне күңелле бәйрәм чаралары көтә. Туганнар, дуслар, танышлар белән очрашу мизгелләре дә бүләк итүче милли бәйрәмнәребез шәһәрдә һәм авылларда күңелле һәм истәлекле булып узсын иде дип теләп каласы килә.
 
Резеда Исмәгыйлева

Комментарии

Главное