Татарстанда, шул исәптән Әлмәттә, рәсми су коену сезоны 1 июньдә башлана. Әмма бу датага кадәр, шулай ук Роспотребнадзорның уңай бәяләмәсен алганчы, коену тыела.
Әгәр суның сыйфаты нормаларга туры килә дип расланса, шәһәрдә су коену өчен төп һәм иң куркынычсыз зона – җиһазландырылган шәһәр пляжы булачак. Хәзерге вакытта шәһәр күлендә әзерлек эшләре дәвам итә: пляж зонасы җиһазландырыла, киенү кабинкалары, душ бүлмәләре, эчү фонтаннары һәм коткару посты әзерләнә. Территориядә кисәтү аншлаглары күптән урнаштырылды инде.
Әлмәтнең эзләү-коткару посты хезмәткәрләре әлмәтлеләргә җиһазландырылган зонада гына су коенырга рөхсәт ителәчәге турында кисәтәләр. Коткаручылар балаларның куркынычсызлыгына аерым игътибар бирергә һәм аларны су янында күзәтүсез калдырмаска кирәклеген искәртәләр.
Җәйге чорга коткаручылар җыю да дәвам итә булып чыкты. Кандидатлар 18 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш. Коткаручы таныклыгы булу да зарур. Агымдагы елда шәһәр сусаклагычын да коенырга әзерлиләр икән, дигән хәбәр булды. Бу уңайдан ачыклык кертүне сорап, Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнары баш дәүләт санитар табибы Ирина Хәйруллинага мөрәҗәгать иттек.
– Әлмәтлеләрнең иң яраткан урыны - пляж бүгенге көндә җәйге сезонны ачарга әзерләнә. Шәһәр сусаклагычы да мөрәҗәгать иткән. Әлегә документлар белән эшләү бара, – дип аңлатма бирде Ирина Владимировна. Ул елдагыча Әлмәттә коену сезоны ачылыр алдыннан суның һәм комның составына лаборатор анализ ясалуын билгеләп узды. Водолазлар тарафыннан шәһәр күленең төбе тикшерелә. Елдагыча тыелган урыннарда су коенуны кисәтү һәм моңа юл куймау максатыннан районда махсус мобиль төркем булдырылган. Җиһазландырылмаган урыннарда су коенучыларны “ТР территориясендәге су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозу" маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартачаклар. Гражданнар өчен штраф күләме – 1 мең-1,5 мең сум.
Коенырга ярамаган урын булганлыгын яки суның тиешле итеп җылынмаганлыгын белә торып суга керү үзеңнең тормышыңны куркыныч астыну кую икәнлеген һәрдаим истә тоту зарур.
Бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре элеккечә: аек булмаган хәлдә һәм тыелган урыннарда коену. Яллар куркынычсыз һәм күңелле узсын өчен һәркемгә суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм суга батучыларга ярдәм итү юлларын искә төшереп узу кирәк. Барыннан да элек, үз куркынычсызлыгыгызны тәэмин итегез.
Йөзгәндә катерларга, көймә-ләргә, салларга якын килмәскә тырышыгыз, алар астына чуммагыз – бу тормыш өчен куркыныч. Йөзә белмәгәннәргә суга билдән генә керергә киңәш ителә. Коену урыннарында урнаштырылган махсус билгеләргә кадәр йөзмәгез. Чамадан тыш артык ераклыкка йөзү мускуллар аруга, көзән җыеруга һәм үлем очрагына китерергә мөмкин. Караңгы төшкәч ялгыз йөзү тыела. Су температурасы +18°С, ә һава +20°С булганда гына су коенырга киңәш ителә. Һәрбер кеше йөзә белергә тиеш. Белмисез икән – өйрәнегез. Җәйге ялларыгыз хәвеф-хәтәрсез, күңелле узсын.
Резеда Исмәгыйлева
Комментарии