«Креатив процесслар фабрикасы» үзәгендә Әлмәтнең яңа архитектура концепциясен карадылар
Шәһәрнең дизайн-коды - гармонияле һәм бербөтен шәһәр мохитын формалаштыруга юнәлдерелгән кагыйдәләр һәм киңәшләр комплексы.

Ул биналарны, урамнарны, мәйданнарны һәм башка объектларны да кертеп, шәһәр инфраструктурасы элементларын проектлау һәм бизәүнең төп принципларын һәм алымнарын билгели.
25 майда «Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәгендә массакүләм матбугат чаралары, блогерлар катнашында булып узган брифингта әлеге популяр темага кагылышлы сөйләшү булды.
Әлмәт дизайн-кодының максаты - туризмны үстерүгә, шәһәр халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм шәһәрнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыруга ярдәм итә торган уңайлы һәм эстетик яктан кызыклы шәһәр мохиты булдыру. Район башлыгының шәһәр мохитын үстерү буенча ярдәмчесе Анастасия Козырицкая нефтьчеләр башкаласының нинди концепция буенча үзгәрәчәген һәм җирле эшмәкәрләр белән килешенү нигезендә нинди чаралар үткәреләчәген сөйләде.
Дизайн-код гармониялелек һәм бөтенлек принципларына нигезләнә. Дизайн-код шәһәрнең бар территориясендә архитектура карарларының бертөрлелеген һәм килешенгәнлеген тәэмин итәргә тиеш. Бу бердәм төсләр, композицион алымнар һәм стиль юнәлешләрен куллану хисабына ирешелә. Тарихи мирасны исәпкә алу аеруча әһәмиятле. Дизайн-кодны эшләгәндә шәһәрнең тарихи-архитектур йөзен исәпкә алу, архитектура һәйкәлләрен һәм мәдәни объектларны саклау күздә тотыла.

Функциональлек һәм уңай-лылык. Шәһәр мохиты элементлары матур гына түгел, куллану өчен дә уңайлы булырга тиеш. Бу җәяүлеләргә дә, автомобильчеләргә дә, шулай ук башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга да кагыла.
Төрлелек һәм индивидуальлек. Стиль бердәмлегенә карамастан, дизайн-код шә-һәрнең үзенчә-леген һәм характерын чагылдырган уникаль һәм оригиналь архитектура чишелешләрен булдырырга мөмкинлек бирергә тиеш.
– Безнең бу яктан позитив тәҗрибәбез дә бар. Бу – Ленин урамы. Күргәнегезчә, хәзер ул матур гына түгел, ә уңайлы да. Хәзерге вакытта биналарның фасадында урнаштырылган алтакталарга карата таләпләр дә үзгәрә, хәзер алар башкача. Бу үз эченә техник таләпләрне генә түгел, ә шәһәрнең гомуми күренешенә ятышлы булуны да күз уңында тота. Әлбәттә, монда сүз критик катгый тыюлар турында бармый, индивидуальлек, киресенчә, хуплана гына, тик ул кычкырып, ниндидер ял-йолт килгән утлар белән балкып та торырга тиеш түгел. Сүз тыныч төсләр куллануга өстенлек бирү турында бара. Гомумән, архитектур элементларны классификацияләүгә килгәндә, биналар өч төркемгә бүленә – күп катлы торак йортлар, коммерцияле объектлар һәм сәнәгать объектлары. Аларның һәрберсенә аерым төрле дизайн-кодлар каралган. Таләпләр – пөхтә, пастель төсләр гаммасы, габаритлар буенча билгеле бер үлчәмнәр. Әлбәттә, бизнесны үстерергә кирәк, ләкин баланс турында да онытырга ярамый. Нәрсә үзгәрәчәк соң? Уңайлылык өчен матрица эшләнде, аның ярдәмендә һәрбер бинага нинди алтакта куелырга тиешлеге белән танышырга мөмкин. Әлмәтне төзекләндерү принципларына яраклаштырылган документ белән районның рәсми сайтында да танышырга була. Хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы тикшерүне уңышлы гына узды, прокуратурадан уңай җавап алынды. Алдагы этап – җәмәгать тыңлаулары. Әлеге чара шулай ук биредә - «Креатив процесслар фабрикасы»нда 4 июнь көнне 18.00 сәгатьтә узачак. Шуннан соң документны Әлмәтне төзекләндерүнең яңа кагыйдәләре составында шәһәр советы депутатлары каравына чыгарачаклар. Барысы да ачык һәм үтә күренмәле. Үзгәрешләр, әлбәттә, кисәктән булмаячак, ә акрынлап тормышка ашырылачак. Шәһәрне без өч өлешкә бүлеп карыйбыз. Үзәк өлештә, әлбәттә, барлык процесслар да тиз барачак, урта өлештә, перифериядә – акрынрак, - дип аңлатты Анастасия Козырицкая.
Дөрестән дә, Әлмәт шәһә-ренең дизайн-кодын эшләү һәм гамәлгә кертү уңайлы һәм эстетик яктан кызыклы шәһәр мохиты булдыру юлында мөһим адым булып тора. Дизайн-кодның төп принципларын һәм кагыйдәләрен үтәү шәһәрнең тарихи-архитектура мирасын сакларга, аның функциональлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итәргә, шулай ук Әлмәтнең уникаль һәм кабатланмас йөзен булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Резеда Исмәгыйлева
Комментарии