16+

Җиңүне якынайткан балачак

Авыл җирлекләре буйлап сәфәр кылганда тормыш юлларын намус белән узучы, тырыш, булдыклы шәхесләр белән очрашырга туры килә

Җиңүне якынайткан балачак

Авыл җирлекләре буйлап сәфәр кылганда тормыш юлларын намус белән узучы, тырыш, булдыклы шәхесләр белән очрашырга туры килә

Мәмәт авылында да бик күп мондый шәхесләр.
Хезмәттә узган гомер
Һәрберсенең үз язмышы, үз юлы булса да, дөньяга булган карашлары, туган җирләренә булган мәхәббәт хисләре аларны берләштерә, бер уйда, игелекле гамәл юлында булулары сокландыра. Алар арасында тор-мышның ачысын-төчесен татыган сугыш чоры балалары байтак. 
Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 81 ел вакыт үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Җиңүле язлар кабат җиргә аяк басканда истәлекле вакыйгалар кабат яңара. Авыл җирлеге каршында эшләп килүче ветераннар советын 9 ел дәвамында җитәкләгән Гөлнур ханым Фәрхетдинова бүгенге көндә Мәмәттә тыл хезмәтчәннәре калмаганын да әйтеп куйды. Сугыш чоры балалары – 23 кеше. 


Дәһшәтле сугыш баш-ланган чорның шаһиты, сугыш чоры баласы - 93 яшьлек Шаягзам абый Хаҗиәхмәтовны да авылда белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Аның белән сөйләшеп утыру гына да үзенә күрә бер күңелле истәлек булды.
– Мәмәт авылында туып үстем, Аллага шөкер, бүгенге көнгә кадәр шушында, атамнан калган ныклы нигездә матур гына гомер кичерәм. Без гаиләдә алты бала үстек, бүген инде шулардан мин берүзем генә исән калдым. Сугыш башланган вакыт хәтердә бик яхшы сакланган – ул елны без беренче класска укырга кергән идек. Ул бит Сабантуйга туры килде. Әле дә күз алдыннан китми – бөтен кешенең башы аска иелгән, бар да уйга баткан, йөзләре борчулы. Ә инде сугыш башлангач, тормыш-көнкүреш бөтенләй начарланды, ашау ягына килгәндә, эчерек бәрәңгегә кадәр ашадык, ул да бик тәмле тоелды. Алабута калҗасы ачы, ә бәрәңгенеке төче.

Мәктәпкә баргач, шул калҗаларны беребезнекен икенчебезгә биреп, алыштыра-алыштыра ашый идек. Урманнан үлән, балтырган җыйдык. Җир өсте тулы какы булды, хәзер генә табып булмый аны. Өстәл артына утырып, ипи кисеп ашаулар төшкә генә кергәндер. Әни белән эшкә йөрдек, әле машина белән Ширәмәткә төяп алып баралар иде бит, анда урман кисәбез. Баганалар өчен агачлар күтәреп ташыган вакытлар гомергә истә. Аллаһы Тәгалә ул чорны кабаттан кайтара гына күрмәсен, бүген барган сугышлар да бетсен иде инде. Яшьләр һәлак була, кызганыч, – дигән теләкләрен юллады авылның хөрмәтле кешесе. 
Шаягзам абыйның бар гомере хезмәттә узган. Ул яше олы булуга да карамастан, тик кенә утыруны күз алдына да китерми. Гәүдәсе егетләрнекедәй җи-ңел, күңеле күтәренке, көр, гамәлләре изге. Ялгызы гына яшәсә дә, йорты, ихатасы төзек, чиста, бар нәрсә дә үз урынында, тәртиптә. Әле машинасын да үзе йөртә, күзлексез укый, бакчада да эшли.
– Эшләп үскәнгәдер инде, мин алай кул кушырып утыруны күз алдыма да китермим. Яшь чакта да, хәзер дә. Аннан мин үземнең яшемне санаганым да юк. 8 май көнне 93 яшь тулганын да белмәдем (көлә). Армиядә өч ел хезмәт иттем. Мин күп җирләрдә булган кеше – Мәскәү, Кыргызстан, Казахстан, Ташкент якларында да эшләргә туры килде. Аннан инде нефть оешмасы КРСында эшләдем. Пенсиягә 1993 елда чыктым, аннан соң дин юлына бастым. Ул елларда авылда мәчет юк иде әле, әби-бабайлар ике-өч йортта укып йөриләр. Мәчетне 1997 елда ачтык.  Нефтьчеләр бик булышты ул чорда. Авылда 15 еллап мулла булып тордым. Хәзер инде ялда. Шулай булса да, мәҗлесләргә гел чакырулы, көчем булганда, авыл эшләреннән дә читтә калмыйм, зиратларны да яңарттык, коймаларны рәтләдек, буядык, мәчетне дә тәртипкә китердек. Тормыш иптәшем белән бер ул үстердек. Ул Чернобыльдән кайтканнан соң, өч ай гына торды да, вафат булды. Оныкларым бар, Аллага шөкер. 
Бүген мин ялгыз яшим. Әлбәттә, йортка хуҗабикә җитми. Берүзем гомер кичерү читен, – дип куйды ветеран.
Гомерегез озын, матур булсын, Шаягзам абый. Һәрвакыт шундый ачык йөзле һәм җор телле булып калыгыз. 
Кайтыр дип өметләнеп яшәдек
Кырык елдан артык гомерен мәгариф системасында эшләүгә багышлаган Мәмәт мәктәбенең ветеран укытучысы, сугыш чоры баласы Ләлә Нури кызы Вәлиева белән очрашу да тирән хисләр белән сугарылды. Бу шәхескә дә сугышның ачысын татырга туры килгән. Ләлә апа 1939 елның 20 октябрендә Алабуга районы Камай авылында туган. Давыллы елларны ул бүгенгедәй хәтерли.
– Әти сугышта. Аңардан өчпочмаклы хатлар алып торабыз. Әниебез ике бала белән калды. Яшәү авыр. Ашарга да такы-токы гына. Әни балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул эштә чакта, Марсель абыем белән авыл кырыендагы елгадан балык та тотык, урманнан балтырган, какы, җиләк җыюлар да калмады. Шулай тамак туйдырып яшәдек. Барысына да түзәбез, сугыш кына бетсен. Әтидән хатлар килми башлады. Без түземсезлек белән аның кайтуын көтәбез. Көн саен авыл балалары белән җыелышып, басу капкасы янына барабыз. Бөтен гаиләбез белән әтине 1949 елга кадәр көтеп яшәдек. Хәбәрсез югалган хәбәрен алгач та көтүдән туктамадык, гомер буе кайтыр дип өметләнеп яшәдек. Ләкин ул кайтмады. Әни янында эшләүче кыз янына бер солдат кайтты. Ул миңа багышлап шигырь язды. Мин ул шигырьне ятлап, сәхнәләрдән сөйләп йөрдем. Бу кеше шагыйрь булган икән. Мин аны соңыннан, еллар үткәч кенә белдем, – дип искә алды Ләлә апа. 
Ләлә Вәлиева 1954 елда Камай җидееллык мәктәбен тәмамлап, Алабуга культура - агарту училищесына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, Якутиядә театрда эшли. 1959 елда Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетына - рус теле һәм әдәбияты белгечлегенә укырга керә. Укуны тәмамлагач, Арча районы Урта Пошалым урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәнен укыта. Шушы авылда үзенең язмышын таба. 1972 елдан Мәмәт урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. 1981-1983 елларда шушы ук мәктәпнең директоры вазифасын башкара. Шул елларда яңа мәктәпнең проекты эшләнә. Тырыш хезмәте өчен Ләлә апа ТАССР мәгариф министрлыгының Почет грамотасы, ВЛКСМ Үзәк комитетының Мактау грамотасы, Әлмәт районы мәгариф идарәсенең, район хакимиятенең бик күп санлы грамоталары, Мактау кәгазьләре һәм «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән.
Ләлә апа Вәлиева безне кайнар чәй һәм табадан гына төшкән мамык кебек йомшак коймаклар, тәм-томнар белән каршы алды. Җыйнак кына гәүдәле, мөлаем йөзле бу ханымның сөйләгәнен йотлыгып тыңладык. Аның тормыш юлы – үзе бер тарих. 
 

Ләлә ханымга исәнлек-саулык, озын, бәрәкәтле гомер теләп калабыз. Авылның абруйлы шәхесе белән кабат күрешеп, озаклап сөйләшеп утырырга насыйп булсын дигән теләктә калабыз. 
 
Резеда Исмәгыйлева

  

 


Комментарии

Главное