16+

Әлмәт районында 108 талпан кадалу очрагы теркәлгән

2026 елның 13 маена Татарстанда талпан кадалуга бәйле 1404 мөрәҗәгать теркәлгән

Әлмәт районында 108 талпан кадалу очрагы теркәлгән

2026 елның 13 маена Татарстанда талпан кадалуга бәйле 1404 мөрәҗәгать теркәлгән

Әлмәт районында 108 талпан кадалу очрагы теркәлгән

Әлмәт районында сезон башыннан бирле талпаннардан 108 кеше зыян күргән. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматлары буенча, 2026 елның 13 маена Татарстанда талпан кадалуга бәйле 1404 мөрәҗәгать теркәлгән, шуларның 311е — балалар. Узган ел шул ук чорда 3062 очрак булган.

Иң күп кадалулар Казанда, Чаллыда, шулай ук Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында була. Талпан инфекцияләре йоктыру очраклары әлегә юк.

Хакимият паркларны һәм скверларны талпаннардан эшкәртә һәм иң ышанычлы яклау — вакцинация икәнен искә төшерә.

Прививкаларны алдан, ким дигәндә, табигатькә яки урманга барырга ике атна кала ясарга киңәш итәләр.

Фото: нейрочелтәр


Комментарии

Главное