Калабызның хастаханә шәһәрчеге биләмәләрендә төзекләндерү эшләре старт алды.
Быел биредә ял итү һәм көтү өчен яңа киңлек булдырылачак. Әлмәтнең хастаханә шәһәрчегенә шулай ук онкология диспансеры, үзәк район хастаханәсе дә керә. Шуңа күрә дә янәшәдәге территорияләрдә эшләр берничә чиратта алып барылачак.
Проект Татарстан Рес-публикасының җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы буенча гамәлгә ашырыла. Узган ел территория уңайлы шәһәр мохиты булдыруның иң яхшы проектлары бөтенроссия конкурсында җиңә алмаса да, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән объект республика финанславын алу мөмкинлегенә ия булды.

Проектны гамәлгә ашыру берничә этапка исәпләнгән. 2024-2025 елларда нефть компаниясе акчалары хисабына җылылык, газ һәм электр белән тәэмин итү челтәрләрен җир астына күчерү башкарылган иде инде. Алдагы этаплар өлкәннәр стационары һәм поликлиникасы янындагы территорияне төзекләндерүне, ел әйләнәсе павильон-кунак бүлмәсе төзүне һәм онкология диспансеры янындагы территорияне үстерүне үз эченә ала.
Төзекләндерүнең беренче этабы кысаларында балалар хастаханәсе биләмәләрендә «Балачак бакчасы»н ясау планлаштырыла. Хастаханә паркында гармонияле инте-грацияләнгән балалар өчен махсуслаштырылган территория булдырылачак. Биредә җәяүлеләр өчен юллар һәм заманча уен җиһазлары барлыкка киләчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, янәшәдәге территориядә урнашкан «Саулык» паркында төрле уен җиһазлары булган мәйданчык бар инде, шуңа күрә дә яңа зонаның бурычы шау-шулы уеннар өчен каралмаган киңлек булдыруда, шулай ук гамәлдәге мәйданчыкка тыныч һәм иҗади ял итү өчен яңа мөмкинлекләр өстәүдә.
Балалар мәйданчыгында шулай ук павильон-ротонда урнаштырылачак, ул пациентлар һәм килүчеләр өчен көтү урыны булачак. Төзекләндерү буенча барлык эшләр «ак» дизайн-кодның бердәм концепциясе нигезендә башкарылачак, ул бөтен хастаханә шәһәрчеген алга таба үстерү өчен нигез булачак.
Шунысы да мөһим – әлеге төзелеш этабында территориядә өстенлек авто-мобильчеләргә түгел, ә ашыгыч медицина ярдәме экипажларына һәм хастаханәгә килүчеләргә биреләчәк.

Моны исәпкә алып, медицина корпусларына мөмкин кадәр тизрәк һәм тоткарлыксыз керү мөмкинлеген тәэмин итеп, керү төркемнәре структурасы һәм хәрәкәт маршрутлары яңадан карала, шулай ук пациентлар, шул исәптән районнардан килүчеләр өчен аңлаешлы һәм уңайлы навигация тәэмин ителә. Шул ук вакытта парковка схемасы саклана: төп парковка урыннары элеккеге урынында калачак. Балалар хастаханәсе янындагы паркингларның бер өлеше яңа төзекләндерү белән бәйле рәвештә бетереләчәк.

Мәгълүм булганча, төзек-ләндерүнең икенче чираты территориясе 2027 елда төзекләндерүгә өстенлекле объектларның бөтенроссия тавыш бирүенә чыгарылды, ул 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Әлбәттә, калабызның һәм аерым алганда хастаханә шәһәрчегенең заманча төс алуы куандыра. Халык өчен тырышып, тир түгеп башкарылган эшләр бәрәкәтле һәм озын гомерле булсын иде дип телибез.
Резеда Исмәгыйлева
Комментарии