16+

Фонтаннарда коену тыела: Әлмәт хакимияте кисәтә

Әлмәт районы матбугат хезмәте шәһәр фонтаннарында су керүнең рәсми рәвештә тыелганлыгын һәм аның сәламәтлеккә җитди куркыныч тудыруын хәбәр итә.

Фонтаннарда коену тыела: Әлмәт хакимияте кисәтә

Әлмәт районы матбугат хезмәте шәһәр фонтаннарында су керүнең рәсми рәвештә тыелганлыгын һәм аның сәламәтлеккә җитди куркыныч тудыруын хәбәр итә.

Матбугат хезмәте вәкилләре ассызыклаганча, фонтан бассейннан аермалы буларак, махсус су чистарту һәм хлорлау системалары белән җиһазландырылмаган.

Эссе һава торышында мондый су тирәлегендә зарарлы микроорганизмнар бик тиз тарала һәм күбәя.

Коенучылар өчен тагын бер мөһим куркыныч – төрле җәрәхәтләр алу ихтималы: юеш өслекләрдә аяк таю, бетон кырыйларга яки металл конструкцияләренә бәрелү очраклары еш теркәлә. Шулай ук, су астындагы насослар электр челтәренә тоташкан булу сәбәпле, ток сугу куркынычы да яный. 

 


Комментарии

Главное