16+

Әлмәт районында яшәүче Габделбарый һәм Гөлшат Вәлиевларның бергә гомер итүләренә 70 ел булды

Ярты гасырдан артык бергә яшәү сирәк парларга гына насыйп бәхет.

Әлмәт районында яшәүче Габделбарый һәм Гөлшат Вәлиевларның бергә гомер итүләренә 70 ел булды

Ярты гасырдан артык бергә яшәү сирәк парларга гына насыйп бәхет.

💞Әлмәт районында яшәүче Габделбарый һәм Гөлшат Вәлиевларның бергә гомер итүләренә 70 ел булды.

Ярты гасырдан артык бергә яшәү сирәк парларга гына насыйп бәхет. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши бүген Вәлиевлар гаиләсе.

Габделбарый абый 1932нче елда Кичүчат авылында өч балалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. 1937нче елгы Гөлшат апа да гаиләдә өченче бала булып туа.

Яшьлек елларында Әлмәт районы Кичүчат авылында танышалар һәм 1956 нче елда йөрәкләрен никах җепләре белән бәйлиләр. Бүген алар икесе дә тугызынчы дистәне узган инде. Өлкән яшьтә дә бер-берсенә карата сөю, хөрмәт хисләрен саклаган алар. Бу күркәм гаилә өч улга гомер һәм тәрбия биреп, аларны олы тормыш юлына чыгарган. Дүрт оныкларын яратып көтеп алалар.

Габделбарый абый тыл - ветераны. Гомере буе шофер булып эшли. Кайсы гына техникага утырса да, юлда игътибарлы, үзе һәрчак чиста-пөхтә, ә машинасы һәрвакыт юылган була. ООО “УТТ -2” ошмасыннан лаеклы ялга чыга. 
Ачык йөзле, киң күңелле Гөлшат апа лаеклы ялга киткәнче “Әлмәтгаз” эксплуатация – житештерү идарәсендэ эшли. Алар икесе дә данлы хезмәт юлы узган. Әле бүген дә бергәләп бакча эшкәртәләр, мул уңыш алалар.

"Әти белән әни бер-берсен хөрмәт итеп, тынычлыкта яшиләр. Тигез, матур картаюның сәбәбе-балалар игелегендәдер. Үзләрен яратуны, хөрмәт итүне тою-аларның гомерләрен озайтадыр дип уйлыйм мин. Яшәсеннәр генә әле! Алар гомер буе гел эштә, гел хәрәкәттә. Әле әти бүгенге көндә дә бакчаны үзе кул белән казый, техника кертергә рөхсәт итми. Күзләр генә тимәсен аларга",- ди киленнәре Вәсилә апа.

 


Комментарии

Главное