Җиңү көне якынлашкан саен, кеше үзенең үткәненә күбрәк борылып карый
Күптән түгел редакциябезгә фотолар, моннан 30, 35, 40 еллар элек басылган, инде саргаеп беткән газеталар тотып Илүзә ханым Арсланова килде.
Гомере буе балалар бакчасында эшләп, лаеклы ялга чыкан ханым сугыш авырлыгын үз җилкәләрендә татыган әтисе Әбүдәрнең, әнисе Фәүзия апаның язмаларын күрсәтте. Ул аларны бик кадерле истәлек итеп саклый икән. Бүген без сезгә шуның берсен тәкъдим итәбез.
Килендәшләрем
Чал аналар көтә юлга карап
Алар әле өмет өзмәгән.
Авылыбызның асыл егетләре
Кайтмый калды ничә йөзләгән.
Ватан-анабыз хакына баш-ларын салган әнә шундый йөзләгән сөлектәй ир-егетләр арасында иремнең бертуган абыйлары – Миңнегали, Сәет-гали, Әбугали Фәтхиевлар да бар.
Сүзем алар турында, алардан да бигрәк, ирләренә гомерләре буе тугры булып калган һәм әле бүген дә аларның изге истәлегенә кер кундырмый яшәүче килен-дәшләрем хакында.
Туганнарның иң өлкәне – Миңнегали абыебыз сугышка киткәндә, олы җиңгәбез Әминәгә 30 яшь тулып кына килгән була. Берсеннән-берсе кечерәк 4 бала белән кала ул. 12 яшьлек Хәнәфи калган өч энесе өчен әтиләрен алыштыра, йорт-җир өчен төп тоткага әверелә. Сугыш чоры балаларын язмыш әнә шулай олыгайтты.
Уртанчы абыебыз Сәетгали дә сугышның беренче көн-нәреннән үк яу кырына юл алды. 25 яшьлек тол җиңгәм Икълимәнең бишенче нарасые, ул киткәч, дөньяга аваз салды. Фәнүдә атлы ятимә кыз – әтисен, әтисе кызчыгын күрә алмадылар. Сугыш дигән явыз афәт язмышлар белән менә шулай усал шаярды.
Әбугали исемле өченче абыебыз Актаныш МТСының алдынгы тракторчысы нде. Шуңа күрә аны сугыштан беразга тоткарлап, йолып тордылар. Андый алтын куллы һөнәр няләре тыл өчен дә бик кирәк иде шул. Ләкин ил язмышы хәл ителгән көннәрдә ул да фронтка җибәрүләрен сорады һәм 1943 елны турыдан-туры сугышның үзенә барып керде. Шулай итеп, Мәхмүзә килендәшем дә итәгендә 4 бала утыртып, 25 яшеннән тол калды.
Бертуган Фәтхиевларның төпчеге, ягъни минем ирем Әбүдәргә генә сугыш кафа-кәсафәтләреннән исән-имин котылып чыгу насыйп булды.
Менә шулай, сугыш бер гаиләдән генә дә өрлектәй 4 егетне үзенә суырып алды, аның өчесен кире кайтармады. Япь-яшь тол 3 килендәшем иңенә берсеннән-берсе кечерәк 13 ятим калды.
Шулай да язмыш сынавына, тормыш авырлыкларына сыгылып төшмәде килен-дәшләрем, физик яктан да, рухи яктан да ныклык үрнәге күрсәттеләр. Сугыш чоры авырлыкларын хәтердә кабат яңартуның бәлки кирәге дә юктыр. Алар болай да ул чор кешеләренең йөрәгенә кан булып төйнәлгән, күңелләренә, ми күзәнәкләренә киртләнгән. Минем килендәшләрем дә аз михнәтләр кичермәделәр, әмма сугышчы ирләренә дә, бер-берләренә дә хыянәткә, намуссызлыкка бармадылар. Өч килен-килендәшнең, ба-лаларын канат асларына туплап, бер өйдә өйдәш булып, бер-берсенең кайгы-хәсрәтләрен бүлешеп, барын бергә тотып, югын уртак итеп яшәгән еллары да булды.
Иң куанычлысы шул: афәтле әнә шундый елларда да ятим-нәрендә ятимлек ачысын киметергә, нәрсәләрдер бәрабәренә әтисезлекләрен исләренә төшермәслек итәргә тырыштылар алар. Һәм өметләр акланды да кебек: балалар тернәкләнеп үстеләр, сугыш беткәндә һәммәсе исән-саулар иделәр.
Күпме генә көтсәләр дә, әтиләре генә кайтмады 13 нарасыйның. Ирләре генә әйләнеп кайтмады килендәшләремнең.
Әле анда, әле монда бүгенге тормышыбыздан канәгатьсезлек авазлары ишетелгәли, үткәннәрне җиңел генә хәтердән сызып ташлап, шундый зар-моңнарга кушылып киткән чакларыбыз да булгалый. Югыйсә, һич тә зарланырлык түгел бит бүгенге көнебез. Ачмы, ялангачмы без? Торырга куышыбыз юкмы? Нигә үткәннәрне бик тиз онытабыз икән без...
Олы җиңгәбез Әминә Әгерҗе районының Сахра авылында, уртанчы улы гаиләсендә яши, оныкларының бәләкәчләрен бага. Тормышыннан бик ка-нәгать.
Уртанчы җиңгәбез Икъли-мәнең дә 5 баласы да исән. Өчесе туган авылыбызда гомер кичерә. Ә Икълимә килендәшем улы Әбүләес һәм оныклары белән яши.
Мәхмүзә килендәшемнең дә тормышы көлеп тора. Кече улы Фәнис һәм килене Ленизаның җылы карашларына, онык-ларының назлы елмаю-ларына сөенеп, тормыш ма-турлыгына куанып яши.
Авыр сынаулар кичергән, әмма сынауларда сыгылмаган, яу кырында ятып калган абыйларыбызга мәңге тугрылыклы, саф булып кала алган, аларның изге рухын тапламаган шундый уңган килендәшләрем булуы белән горурланып, сөенеп яшим мин. Халык алдында йөзебезнең ак, күңелебезнең пакъ, үткәнебезнең керсез булуы куандыра. Киләчәктә дә тормыш күгебезнең мәңге аяз булуын, таңнарның тыныч атуын, гомернең матур узуын телим. Тол киленнәр, ятим балалар, ялгыз аналар булмасын иде.
Фәүзия Насыйрова,
9 май, 1990 ел.
Комментарии