Бөек Җиңү көнен якынайтуга гүзәл затларыбызның керткән өлеше зур
Сугышның ачысын-төчесен үз җилкәләрендә татыган хатын-кызларыбызның арабыздан китүе аеруча моңсу.
Еллар дәвамында сугыш чорының тере шаһитлары белән очрашып, сөйләшеп торганга күрә дә бик авыр кабул ителә аларның бакыйлыкка күчүе. Ямьле, Җиңүле май аена аяк басканда Минниса Мифтах кызы Сабирова белән хушлашу да күңелдә булган истәлекләрне кабаттан яңартты. Быел 22 майда сугыш ветераны үзенең 101 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узган булыр иде…
.jpg)
Әлмәт районының мактаулы гражданины Минниса апа Сабирова Әлмәттә 1990 елдан бирле гомер кичерде. Тумышы белән Бөгелмә районы Карабаш бистәсеннән иде ул. Сигез классны тәмамлагач та счетовод булып эшли башлаган. 1943 елны сугышка китә. Көнбатыш фронтта 22 нче батальонның 8 нче төзелеш бригадасында хезмәт итә. Күпмедер вакыттан соң аларның батальонын Иркутск өлкәсе Слюданск станциясенә күчерәләр. Минниса Мифтах кызы 1945 елга кадәр икенче Белорус фронты бәрелешләрендә катнаша. Күрсәткән батырлыклары өчен икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә. Туган якларына әйләнеп кайткач, кыз хисапчы курсларын тәмамлый, аннан үз һөнәре буенча эшли, озак еллар район кулланучылар берләшмәсендә ревизор булып хезмәт куя, автобазада диспетчер да була.
– Тормышны яратырга кирәк, шулай булганда авырлыкларга бирешмисең, – ди торган иде Минниса апа. Аллаһы Тәгалә аңа озын, бәрәкәтле гомер бүләк итте. Ветеран үзе дә бу тормышны бик яратты.
Минниса Мифтах кызына һәм кешелек дөньясын саклап калу өчен үзләрендә көч табып, яу кырларында геройлык үрнәге күрсәткән барлык сугыш каһарманнарына рәхмәтебезне җиткереп калабыз. Геройларыбызның исемнәре һәм кылган батырлыклары безнең күңелләрдә, ә алар турында тарихи язмалар, истәлекләр музейларда мәңге сакланыр.
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы якынлашкан көннәрдә Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее Бөек Ватан сугышы чорларында Елховой һәм Түбән Абдул авылларындагы тол калган әниләрнең якты истәлекләрен яңарта.
Алар белән сезне дә таныштырып үтәсебез килә. Чөнки алар кадерле, яраткан ирләрен, улларын сугышка озатып, авылдагы һәм колхоздагы бөтен авырлыкны үз җилкәләренә салып, кулларында дүртәр-бишәр бала белән тол калып, ачлы-туклы килеш бернинди авырлыклар алдында баш ими тормыш йөген тарткан хатын-кызлар. Бүгенге язмабыз Җиһаншина Тәбсирә Нургата кызына багышлана.
Җиһаншина Тәбсирә Нургата кызы 1922 елның 1 маенда Әлмәт районы Иске Баграҗ –Елховой авылында туган.Сугыш башланганда аңа бары 19 яшь кенә була. Сугыш башланганның беренче көненнән авылда ыгы- зыгы башланып китә.

- Көтелмәгән авыр хәбәр башка таш белән орган кебек булды, – дип искә ала Тәбсирә әби.
– Бер мәлгә авыл халкы ни эшләргә белми аптырап калды, ә ир-атлар, кемнәрнең яше җиткән, барысы да Ватанны сакларга дип фронтка әзерләнә башлады. Хатын-кызлар йомшак бит, сиздерми генә гел яулык чите белән күз яшләрен сөртәләр, балаларга да, иргә дә күрсәтергә ярамый, аларның көче кимемәсен, янәсе. Минем тормыш иптәшем Җиһаншин Вафа да, барлык авылдашлар белән бергә, 1941 елның җәй аенда сугышка чыгып китте. Без әле өйләнешеп озак та тормаган идек, күрәсең шулай язган булгандыр. Авыр, бик авыр булды яраткан кешемне сугыш кырларына озату. Ирләребезне озаткач хатын-кызлар, барыбыз да җиң сызганып эш-кә тотындык. Кемдер колхоз кырында, кемдер фермада, кайбер хатын-кызлар трактор руле артына утырдылар. Мин балам туганчы колхоз кырларында, чәчүгә дә, утауга да, урып-җыюга да йөрдем. Балам туган көннең икенче көнендә ирем сугыш кырында батырларча һәлак була. 1942 елның февраль аенда миңа кара пичәтле хат китереп тоттырдылар. Кулымда шундый хат булса да, күңелем бу авыр кайгыны кабул итмәде. Мин аны ераккарак алып куеп, кулымдагы баламны катырак кысып кочакладым да, дошманнан үч алу теләге белән фермага эшкә киттем. Хәзер инде бөтен уй, теләк һәм хыял дошманны җиңү, һәм шушы җиңүдә үземнең дә катнашасы килү теләге мине гел алга этәрде. Сугыш беткәнче алны–ялны белми эшләдек. Язгы ташу вакытында 35 километр ерак-лыктагы авыллардан җәяүләп чәчүлек өчен орлык алып кайта идек. Тракторлар бик тиз ватыла, төзәтергә ир–ат кулы юк, андый вакыт-ларда без, хатын-кызлар, кулларыбызга көрәк алып, басуга чәчүлек җирләрен казырга чыга идек.
Сугыш беткәч авылга җиңү белән берәм-берәм авылдашлар кайта башлады. Мин дә күңелем белән гел баламның атасын көттем. Ә бәлки үлмәгәндер, бәлки миңа хатны дөрес язмаганнардыр, анда бит сугышчылар бик күп, барысын да кайдан белеп бетерсеннәр дигән уй гел башымда торды. Әле 1947 – 1948 елларда да сугыштан исән–имин кайтып керүчеләр булды. Минем иң кадерле, яраткан кешем генә шул китүеннән кире кайтмады…
Сугыш безне тол, ә балаларыбызны ятим итте...
Фатыйма Таһирова Елховой авылында туып үсә.
Аның бала чагы граҗданнар сугышы чорына туры килсә, кияүгә чыгып балалар үстерә башлаган бәхетле елларын ямьсезләп, каралтып Бөек Ватан сугышы башланып китә.
– Бөек Ватан сугышы безнең авыл кешеләренә бик күп кайгы-хәсрәт китерде. Сугыш башлангач, барлык ирләр дә сугышка киттеләр. Аларның күбесе кайтмады. Ирләр сугышка киткәч, авылда төп хезмәт ияләре булып хатын-кызлар, балалар калды. Мин үзем колхозда эшләдем. Көнне – төнгә ялгап эшли идек. Көндез урак урабыз, кичләрен арган – талган килеш солдатларга дип оекбаш–бияләйләр бәйлибез. Бигрәк тә салкын кыш көннәре авыр була иде. Өй салкын, ашарга юк. Кышка җитәрлек итеп утын хәстәрләп кала алмый идек. Урман ерак, ә атлар бик аз иде. Үземнең ирем сугышның беренче көннәреннән үк сугышка китте. Әмма гомере кыска булган икән, сугышка китүенә күп тә үтмәде кара пичәтле кәгазь килде. 1941 елда Днепр елгасын кичкәндә, бомба шартлау астында калып һәлак булган. Кайгы кәгазьләре сугышның беренче елларында ук бик күпләргә килде. Шулай да безнең күңелләребез бу кайгыны кабул итми, илбасарларга булган каты нәфрәт безгә көч өсти, ничек булса да үзебезнекеләргә ярдәм итү теләге бик зур иде бездә. Окоплар казырга, граната ташларга һәм атарга өйрәндек. Без инде кирәк була калса үзебез дә ил өчен сугышка китәргә әзер идек. Сугыш елларында үтә дә авыр булды инде, шуның өстенә 1943 елда өебез янды, 3 бала белән урамда калдым... Бу сүзләрне сөйләгәндә Фатыйма апаның күзләренә яшләре тыгылды.

- Аллага шөкер, авыл-дашларым ярдәм итте, безне ташламадылар. Менә балаларым да, өч ятимем үсеп җитте, барысы да матур итеп яшиләр. Тик әтиләре генә бу бәхетле көннәрне күрә алмады... Мин малаем янында торам, бүгенге тормышымнан бик канәгать, дөньялар тыныч булсын, башка сугышлар булмасын иде, – дип истәлекләре белән бүлеште Фатыйма апа.
Кызганыч, бүгенге көндә Фатыйма апа исән түгел инде. Аның турындагы якты истәлек-ләрне авылдашлары кадерләп саклый, тарихи язмалары музей архивында саклана.
Резеда Исмәгыйлева
Фотолар шәхси архивтан, музей архивыннан
Комментарии