16+

Юлның матурлыгы – бергә баруда: Түбән Новгородка гаилә белән

Гаиләбез белән сәяхәт итәргә яратабыз

Юлның матурлыгы – бергә баруда: Түбән Новгородка гаилә белән

Гаиләбез белән сәяхәт итәргә яратабыз

Озынрак ялларны көттек тә, ике машина белән сәяхәткә киттек. 
Түбән Новгород шәһәрен күрү теләге студент вакытта ук бар иде. Франция, Испания, Италия, Монако, Төркиядә, Кипрда булган бар, ә Түбән Новгородны күргән юк. Менә шул хатаны төзәттек.

Барам дисәң, түләүле, тиз йөреп була торган юллары, бөтен уңайлыклары булган ягулык салу станцияләре дә җитәрлек. Казаннан иң беренче Йошкар-Олага юл тоттык. Өстенә урман авып торган Йошкар-Ола бик тыныч, җыйнак тоелды.
«Царевококшай кремле» ди-гән мәдәни-тарихи комплексын карадык. Шәһәр артык зур кебек тоелмады. Хәләл кафе-ашханәгә кереп сыйландык та, популяр игъланнар сайтыннан бронировать иткән барлык уңайлыклары булган фатирга кереп кундык. Контактсыз гына ачкычларны алдык, шулай ук киткәндә сейфка ачкычларны куеп киттек, бик уңайлы булды.
Руль үз кулыбызда булгач, икенче көнне Түбән Новгородка юл тоттык. Юлыбызда Чабаксар шәһәре кала, аны да кереп карап чыгасы килде. Шәһәрдә парковка урыннары җи-тәрлек, Чабаксар култыгы тирәсендә туктап фотога төштек, фонтаннарын карап сокландык та, юлыбызны дәвам иттек. Алдан телефонга урнаштырган навигатор бик уңайлы булды. Таныш түгел шәһәрдә йөргәндә адашмаска, кирәкле җиргә тиз барып җитәргә, матур урыннарны табарга ярдәм итте.
Юлыбызны Түбән Нов-городка дәвам иттек. Автомобильдә сәяхәт итүнең тагын бер уңай ягы: үзең теләгән җир белән танышырга, зур ягулык станциясе янында туктап ял итәргә, тамак ялгап алырга мөмкин. Европаның кайбер илләрендә сәяхәт иткәндә, су сиптереп тора торган махсус җайланмалар, бушлай душ кереп чыгу, юыну урыннары күп иде, бездә дә ешрак булса, юлчылар өчен бик файдалы булыр иде алар!
Түбән Новгород яңгыр белән каршы алды. Матур урыннарын карап бетереп булмас дип борчылган идек, әмма берничә сәгатьтән ял-тырап кояш та чыкты. Монда да Йошкар-Оладагы кебек фатир арендаладык. Анда урнашып, төенчекләрне калдырдык та, шәһәр белән танышырга киттек. Казан кебек зур шәһәр булса да, Түбән Новгород Казан кебек «кайнап тормый». Анда ничектер тормыш салмаграк, кешеләр дә акрынрак кебек.

Шәһәр Ока белән Иделнең кушылган җирендә урнашкач, табигате бик матур, күперләр дә бик күп, мин 9 ны санадым, бәлки тагын да күбрәктер. Кайсы якка барсаң да, күпергә килеп чыгасың, чөнки елгалар шәһәрне икегә бүлеп, уртадан ага. 
Ял көннәрендә үзәктәге барлык машина кую урыннары да бушка эшли икән, шуңа машинаны ерактарак кал-дырып, Түбән Новгород Кремлен карарга киттек. 
Түбән Новгородның төп урамы - Зур Покровка буйлап бардык, ул җәяүлеләр урамы, биредә төрле тарихи биналар күп. Безгә төрле скульптуралар һәм һәйкәлләр очрады: аяк киеме чистартучы, скрипкачы, трактирдагы хезмәтче, кәҗә, мәче һәм башкалар. Юлда очраган дәүләт банкының бик матур йорты урта гасыр замогына охшаган иде. Юлыбызда Рәшит Ваһаповка истәлек тактасы куелган йорт та очрады. Аны күреп сөендек. Туган як тавышын еракта да ишетү – зур сөенеч.
Түбән Новгород Кремле матур панорамалары белән сөендерде. Биеклектән Иделнең матур күренешләре ачыла. Ә Кремль эчендә кызыклы күргәзмәләр күп иде, балаларга да ошады. 

Кремль буйлап йөргәннән соң без Чкалов баскычы буйлап Иделгә төштек. Ул бик зур. Аны торгызуда бөтен шәһәр ярдәм иткән, шул исәптән әсир немецлар да. Түбәннән баскычка карасаң, ул сигез санына охшаган, аның өстендә легендар очучы, Советлар Союзы Герое Валерий Павлович Чкаловка һәйкәл тора. Бу көнне без яр буенда бик озак йөрдек.
Ә икенче көнне без зур гаиләбез белән зоопаркка киттек. Россиядә беренче шәхси зоопарк булып чыкты ул. Зоопарк территориясендә 270 тән артык төр хайван яши, аларның күбесе РФ Кызыл Китабына кертелгән. Хәзерге вакытта зоопаркта 1500 дән артык хайван исәпләнә.

Зоопаркларга, циркларга балаларны йөртергә тырышмыйм. Кыргый җәнлекләр иректә яшәргә тиеш дип уйлыйм, монысында күпчелекнең тавышы җиңде. Ышанасызмы-юкмы, тулы бер көнебез зоопаркта узды: ул искиткеч зур булып чыкты, барлык җәнлекләр, кошлар, балыклар да каралган, чиста, тәрбиядә икәне күренеп тора. Балаларга жираф, ак аю, пингвиннар, маймыллар ошады. Ә мин зооботаника бакчасын үз иттем. 
Зоопарк яхшы, бик уңайлы урында урнашкан. Машина кую урыны зур. Зоопарк территориясендәге кафеда ашап алырга була, шулай ук музейлар бар (ләкин билет аерым сатып алына), сувенирлар, уенчыклар, шарлар һәм башка бик күп нәрсәләр тәкъдим ителә.


Зоопарк бик ошады, төрле хайваннар, кошлар бик күп. Территория бик зур, без хәтта йөреп арыдык, ләкин канәгать калдык.
Шәһәргә килүебезнең өченче көнендә балалар белән ЦУМ сәүдә-күңел ачу үзәгендә йөрдек, Әлмәттәге Альметрикага охшаган интерактив, фәнни танып-белү үзәгендә булдык. Улыбыз да, кызыбыз да музыка мәктәбендә укыйлар, алар лазерлы арфа, электрогитара кебек уен коралларына мөкиббән киттеләр.
Метрода йөреп, көнебезне тәмамладык. Ике линияле, 15 станцияле метросы да бар икән әле бу матур шәһәрнең.
Кайтып китәсе көнне фуникулер, канат юлына да барган идек. Түбән Новгород һәм Борны тоташтыручы, Идел аркылы салынган канат юлы бар анда. Озынлыгы 3661 метр. Иртәнге сәгать 7 гә баруыбызга карамастан, чиратта 50 ләп кеше тора иде. Балалар белән алай озак көтү мөмкин булмагач, анда кереп тормадык. Аннан Төркиядә Тахталы тавына фуникулер белән менгән бар иде. Икенче килгәндә иң беренче шушында килербез дип кайтыр юлга кузгалдык. Шулай итеп кире әйләнеп кайтасы килгән шәһәрләрнең берсенә әверелде әлеге борынгы кала. Тагын бару мөмкин булырмы, билгесез, әмма гаиләбез белән яңа, матур җирләр күрү безне ныграк якынайтты, күңел дә, баш та ял итте.
Белегез, Түбән Новгород урамнарында татарча кыч-кырып-кычкырып сөйләшеп, җырлап йөрүчеләр ул без идек. 
Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты тормышка ашырыла.

Роза Сахбетдинова


Комментарии

Главное