16+

Яшьләр бистәсе яшьләрне көтә

Авыл җирлекләренә сәяхәт кылуыбызны дәвам итеп, сишәмбе көнне Яшьләр бистәсендә булып кайттык.

Яшьләр бистәсе яшьләрне көтә

Авыл җирлекләренә сәяхәт кылуыбызны дәвам итеп, сишәмбе көнне Яшьләр бистәсендә булып кайттык.

Биредә гомер кичерүчеләрнең тормышы-көнкүреше белән таныштык, кызыклы шәхесләр, волонтерлар белән очраштык. 
Безне Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Эльмира Морозова каршы алды. Яшь, җитәкче булып эшләвенә бер генә ел узган булуга да карамастан, үз вазифасын җиренә җиткереп башкаручы Эльмира ханымны бистә халкы үз итә. Без килгәндә дә әле ул авыл мәшәкатьләре белән янып-көеп йөри иде. 


– Авыл тормышы шулай инде ул – урында тик кенә утырып булмый, эшнең иге-чиге юк. Әле менә кемдер су коесы капкачын урыныннан кузгаткан, хәзер шуны эттереп куйдырырга подрядчиклардан техника сорап торырга туры килде. Мәктәпнең туклану блогында ремонт бара, аны контрольдә тотам. Ярдәм итүчеләр табылып тора торуын. Әле менә балалар бакчасына керә торган урындагы түбәне депутатыбыз Роллан Абулнагимов ясап бирде. Балалар бакчасына 9 бала йөри, мәктәптә 50 укучы белем ала. 9 нчы сыйныфтан соң укырга теләүчеләр Кичү мәктәбенә йөреп белем алалар. Яшьләр бистәсендә бүгенге көндә 400 гә якын, ә Дербеденьдә 90 лап кеше гомер кичерә. Заманында данлыклы җәнлек совхозы, сөт-товар производствосы белән дан казанган торак пунктта бүген күпчелек өлкән яшьтәгеләр яши. Татарлар, руслар белән бергә молдаваннар, үзбәкләр, таҗиклар, казахлар һәм хәтта немецлар тату гына мөгамәләдә торып, тормыш алып баралар, – дип аңлатты авыл җирлеге башлыгы. 
Яшьләр бистәсендә яшьләрнең аз булуы борчуга салса да, биредә халык үз тарихын, гореф-гадәтләрен кадерләп саклый һәм буыннан-буынга тапшырып килүен матур гына дәвам итә. 


Яшьләр бистәсе һәм Дер-бедень торак пунктларына җан өргән, яшәү көче биргән җәнлек совхозына 1968 елда нигез салынган. Мондый совхозлар ул чорда республикада да өчәү генә булган. Биредә стандарт, энҗе, паломино, пастель, көмеш-зәңгәр, сапфир чәшкеләр үрчеткәннәр. 1969-1970 елларда аларның саны 3 меңнән 8,5 мең башка кадәр арткан. 1983 елдан совхоз көзән, ак төлке үрчетә башлый. Моннан тыш хуҗалык сөт-товар җитештерүчәнлеген дә уңышлы гына алып бара. Җәнлек совхозы эшчәнлеге нәтиҗәсендә бистәдә ике гаиләгә исәпләнгән беренче йортлар барлыкка килә башлый. Предприятие чәчәк аткан вакытта анда дүрт йөздән артык кеше эшләгән. Кызганыч, шау-гөр килеп торган хуҗалыкны 1998 елда бетерергә карар кылалар. Шулай итеп 2000 нче еллар башында совхоз үзенең эшчәнлеген туктата. Халык хәзер дә шул чорны җылылык белән искә ала. Бистәдә хәтта музей да бар, анда әлегә кадәр предприятие эшләнмәләре һәм җитештерү өчен җайланмалар саклана. Без шул елларда «Әлмәт» җәнлек совхозы директоры булып эшләгән, 13 ел авыл советында хезмәт куйган Гаптулла абый Зәйнуллин белән очраштык. 
– Яшьләр бистәсенә мин 1976 елны килдем. Бар яшьлегем шушында үтте, бүгенге олыгаю чорымның да биредә узуына куанып бетә алмыйм. Биредә шундый яхшы кешеләр яши, бер гаилә кебек тормыш итәләр, игелекле гамәлләрне дә күп кылалар. Ә бит заманында бу торак пунктта мәдәният йорты да, балалар бакчасы да юк иде. Тора-бара, тырышлыклар куеп, төзеттердек без ул биналарны. Шулай да ул чорда торак пунктта яшьләр күп иде – бистәнең исеме дә аларга багышлап аталган бит. Хәзер биредә өлкәннәр генә калды, садикка йөрүче, мәктәптә укучы балалар да азаеп бара. Соңгы тапкыр узган авыл җыенына районнан бер генә кеше дә килмәде. Минем җитәкчелеккә әйтер тәкъдимем бар иде. Шәһәрдә бүген күп балалы гаиләләргә җирләрне бүлеп биргәндә Яшьләр бистәсендәге совхоздан калган җир участоклары барлыгы ту-рында да онытмасыннар иде. Бистәбездә рәхәт итеп яшәр өчен бар уңайлыклар да тудырылган, мәктәп, садик, ут, су, газ дигәндәй. Шулай, яшьләр киредән авылга кайтса, торак пунктның киләчәге дә ышанычлы бит. Бүген инде авыл халкы МХО зонасындагыларны да кайгыртып яши. Менә унлап хатын-кызыбыз мәдәният йортында маскировка челтәр-ләре үрә. Кая барсам да, алар янына кереп, хәлләрен белеп чыгам. Алар – изге кешеләр. Волонтерларның хезмәтен бәяләп бетерү мөмкин түгел, рәхмәт аларга, – диде Гаптулла абый. 
Әйе, МХО зонасындагы якташларыбыз бистәнең «Үрмәкүчләр» («Паучки») волонтерлар төркеменә даими рәхмәт әйтәләр. Әлеге төркемне оештырган актив шәхес – Галина Николаевна Герасимова белән дә очрашып сөйләштек.
– Төркемне 2023 елның ноябрендә оештырып җибәрдек. 2024 елда кызым Анастасия Митяева шәһәрдә «Үзебезнекеләр өчен» («Zа СВОих») штабын җитәкли башлагач, без аларга кушылып, маскировка челтәрләре үрергә керештек. Бүген әлеге эшне дәвам итәбез, моннан тыш йон эрләп, җеп ясап, оекбашлар бәйлибез. Хәзерге көнгә 270 тән артык маскировка челтәре үрдек, Әлмәт авыл җирлегендә яшәүчеләр белән берлектә гуманитар ярдәм әзерләп, туплап җибәрәбез, финанс ярдәм күрсәтәбез. Гуманитар йөкне атнасына ике мәртәбә «Zа СВОих» штабына илтеп тапшырабыз.

Төркемебездә хәрбиләрне яклап-саклап йөртүче Чебурашка һәм Йөрәк символлары үрүчебез дә бар. Надежда 30 Чебурашка, 500 ләп йөрәк үреп озаты. Пенсионер хатын-кызларыбыз ике сменага бүленеп, мәдәният йортында тәүлек дәвамында хезмәт куялар, – диде Галина Герасимова.  
Әлмәт авыл җирлегенең тырыш, фидакарь кешеләренә исәнлек-саулык, озын, бәрәкәтле тормыш теләп каласыбыз килә. Кулларыгыз сызлаусыз, гамәлләрегез һәрвакыт шундый изге булсын, апалар. Рәхмәт сезгә.

Резеда Исмәгыйлева


Комментарии

Главное